Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
12 апрель 2020, 14:10

ГҮЗӘЛДӘН ҮРНӘК АЛЫЙК!

Гүзәл Уразованың Татарстандагы бу изге гамәле - Башкорстанга да үрнәк! Аңа кемнәр кушыла?

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова биш картлар йортына — «Сөембикә» журналын, биш балалар йортына «Ялкын» журналын яздырган. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә хәбәр иткән иде. Менә нинди үрнәкле гамәл!

«Сөембикә» журналын — биш картлар йортына, балалар һәм үсмерләр өчен «Ялкын» журналын биш балалар йортына яздырдым. Бу йортлар республикабызның төрле районнарында урнашкан. Милли матбугатыбызны саклап калуда үз өлешемне кертәсем килде. Ай саен картлар һәм балалар йортлары аларны алачак. Кешегә күчтәнәч бирсәң, ул иртәгә онытыла. Ә инде ай саен шушы яраткан журналларны укып бару - шатлыклы күчтәнәч. Язылыгыз! — ди җырчы. - Милли матбугатыбызны һәм телебезне бергәләп саклыйк!"

Гүзәл Уразованың Татарстандагы бу изге гамәле - Башкорстанга да үрнәк! Аңа тәүгеләрдән булып кем иярер? Бу көннәрдә гәзиткә ташламалы хаклар белән язылып була.

Хөрмәтле дуслар! Гәзитебезнең әбүнәчесе генә түгел, иганәчесе дә булуның тагын бер юлы бар. Шушы ярдәмегез белән сез гәзитне саклап калу гына түгел, аның сайтын түләүсез калдырырга да ярдәм итәчәксез. Бу инвестиция – оныкларга, балаларга мирас, өлкән яшьтәге укучыларыбызга ярдәм булачак.

Моның өчен “АВЫЛ ТОРМЫШЫ” гәзите сайтына кереп, андагы “Окажи помощь изданию” дип язылган урынга басарга һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Шул рәвешле, сез басмага матди ярдәм генә күрсәтеп калмыйча, аның иҗади үсешенә дә йогынты ясый алачаксыз.

Безнең гәзит ничә дистә еллар буе туган республикага, район халкына хезмәт итә. Киләсе гасырда да аның халык белән бергә булуы – бары тик сезнең кулда. Без сезгә ышанабыз!

Фото:


Автор: Резида Валитова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyl-tany-100-ellygyn-karshylap/Urazova-buldirgan-A-a-iyar-che-barmi-232044/

Читайте нас: