Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
12 апрель 2020, 14:30

Радий Хәбиров Салават шәһәре дәваханәсендә булды

Радий Хәбиров Салават шәһәренә сәфәре барышында шәһәр дәваханәсендә булды.

Радий Хәбиров Салават шәһәренә сәфәре барышында шәһәр дәваханәсендә булды.

Узган ел дәваханә каршындагы балалар поликлиникасында ике югары катны һәм түбәне ремонтлаганнар, «Ачык регистратура»ны төзекләндергәннәр, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудырганнар, шулай ук учреждениене яңа диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин иткәннәр.

Дәваханә мөдире Татьяна Шептулина сүзләренә караганда, поликлиника бер сменага 480 кешене кабул итә ала. Ул 900дән артык баланы колачлаган 31 педиатрия участогына хезмәт күрсәтә.

Радий Хәбиров өстәмә ремонт эшләре башкарырга, аерым алганда, бинаның фасадын яңартырга кушты. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, медикларга эпидемиологик пландагы катлаулы чорда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото:

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Fidakar-hezm-tegez-chen-r-hm-t-214217/

Читайте нас: