Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 апрель 2020, 15:00

70 яшьлек бабай аркасында авыл янып беткән

Янгын чыгарган бабайның үз өе исән калган.

Янгын чыгарган бабайның үз өе исән калган.

Белоруссиянең Щукинский районындагы бер авыл бөтенләй диярлек янып беткән. Биредә яшәүче 70 яшьлек бабай коры үләнгә ут төрткән. Шулай итеп, ул авылдашларын йорт-курасыз калдырган. Бу турыда «Интертат» хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр авылдагы алты йортны һәм тагын берничә корылманы гына саклап кала алган. Ут харап иткән йортлар исемлеге шактый зур: ицке дистәдән артык өй, тагын күбрәк санда каралты-кура янып беткән.

Кола яланда калган кешеләр сүзләренчә, 70 яшьлек ир коры үлән яндыра, аннары өенә кереп китә. Ул ут сүнгән дип уйлый. Ләкин ялкын көчлерәк итеп янып китә һәм бик тиз арада авылны ялмап ала. Коткаручылар мондый зур янгынны тиз генә туктата алмый. Урынга тугыз янгын сүндерү расчеты, волонтерлар җыела. Хәрабәләр икенче тәүлек инде әле дә пыскып тора.

Янгын чыгарган бабайның үз йорты янмаган. Тикшерүчеләр аңа карата җинаять эше ачкан.

Андагы түрәләр йортсыз калган кешеләргә ярдәм итәргә ышандыра, беркем дә урамда калмас, диләр. Аларны кая күчереп урнаштырасы хәл ителгән инде.

Бу очрак якташларыбыз өчен дә сабак булсын иде. Бигрәк тә җилле көннәрдә ут белән сак булыгыз!

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Kori-l-ng-ut-t-rtep-avil-yanip-betk-n-213688/

Читайте нас: