Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 апрель 2020, 12:30

АНГАРСК ШӘҺӘРЕНДӘ ФАҖИГА БУЛГАН

Биш һәм җиде яшьлек кызлар яр буенда йөргәндә фаҗигагә тарыган

Биш һәм җиде яшьлек кызлар яр буенда йөргәндә фаҗигагә тарыган.

Бу хәл Ангарск шәһәрендә булган. Кызлвр Китой елгасындагы эри башлаган бозга чыга. Аларга тагын бер малай иярә.

Кызганычка каршы, язгы боз калынлыгы беренче сыйныфта укучы кыз баланы күтәреп торырлык булмый. Боз ярыла һәм кызчык суга төшеп китә. Бу хәлне узып баручы 28 яшьлек егет күреп ала һәм киемнәрен дә салмыйча суга сикерә. Тик ул озак йөзә алмый, су төбенә төшеп китә, дип яза "Интертат".

Кыз исә бераз тыпырчына, тик ул тончыгып үлә. Баланың курткасына һава тулганга күрә генә, аның мәете су астына төшеп китми.
Егетнең гәүдәсен әле дә тапмаганнар, урында водолазлар эшли.

Автор: Резеда Галикәева

Фото: 41.mchs.gov.ru

Читайте нас: