Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
13 апрель 2020, 18:00

БАШКОРТ ТЕЛЕННӘН ДИКТАНТ ЯЗАРГА ӘЗЕРСЕЗМЕ?

Акциядә катнашу өчен алдан акциянең сайтында теркәлү үтәргә кирәк.

25 апрельгә билгеләнгән акция – “Башкорт теле буенча халыкара диктант – 2020” – быел тәүге тапкыр онлайн форматында үтәчәк.

Акциядә катнашу өчен алдан акциянең сайтында теркәлү үтәргә кирәк.

25 апрель көнне иртәнге 11 сәгатьтә (Уфа вакыты буенча) Башкортстан Юлдаш телеканалында, “Бәйләнештә”, Инстраграм социаль челтәрләрендә, Ютуб видеохостингында туры трансляция башлана.

Акциядә катнашучы һәр кешенең өйдә үзаллы язу мөмкинлеге бар. Диктант тәмамлангач, кәгазьне фотога төшереп, акциянең сайтында шәхси кабинет аша салырга кирәк. Шулай ук [email protected] электрон почтасына яки Ватсап мессенджерының +7 (927) 950-02-66 саннарына җибәрергә мөмкин. Акциянең рәсми нәтиҗәләре 30 көн эчендә акциянең сайтына куела.

Автор : Гөлара Арсланова
Фото: rb7.ru
Читайте нас: