+2 °С
Болытлы
Бүгенге көндә Башкортстанда 107 коронавирус йоктырган авыру исәпләнә. Шуларның 8е терелеп чыккан. Берсе — үлгән.
Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр итүләренчә, Русиядә барлыгы 18 328 инфекция йоктырган кеше исәпләнә. Шуларның 1470е савыккан.
Соңгы тәүлек эчендә Русиянең 62 төбәгендә 2558 яңа коронавирус йоктыру очрагы расланган. 18 үлем очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 179 кеше чирне җиңү бәхетенә ирешкән.
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар соңгы көннәрдә дистәләп арта башлады. Бу республика клиник дәваханәсендәге вакыйгалар белән бәйле булса кирәк.