Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 апрель 2020, 12:00

Соңгы тәүлек эчендә төбәктә "коронавирус" диагнозы 18 кешедә расланган

Кичә төбәктә "коронавирус" диагнозы 18 кешедә расланган. Шулай итеп, барлыгы републикада 84 кешегә шушы диагноз куелган.

Кичә төбәктә "коронавирус" диагнозы 18 кешедә расланган. Шулай итеп, барлыгы републикада 84 кешегә шушы диагноз куелган.

Шулар арасында: Дүртөйледә - (1 кеше), Күмертауда (1), Сибайда (1), Исәнголда (1), Бәләбәйдә (4), Октябрьскийда (1), Бөредә (3) һәм Стәрлетамакта (2). Аларның хәле шулай ук уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Бу хакта көн саен үткәрелә торган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. 62 кеше хастаханәгә салынган, калганнары карантинда — барысында да авыруның җиңел формасы теркәлгән.

К-вируска шик белән 236 кеше саны теркәлгән, алар арасында - 11 балигъ булмаган бала. 18404 лаборатор тикшеренү үткәрелгән. 7 кеше сәламәтләндерү буенча язылган. Бер кеше вафат булган.

Раевка район үзәк хастаханәсе үзендәге поликлиникасының к-авирус буенча карантинга ябылуы турында белдерелде. Элегрәк карантинга республиканың Куватов исемендәге Республика клиник, Октябрьский үзәк районы, Уфаның 1нче Клиник, Бөре үзәк район хастаханәләре һәм Нефтекама психоневрологик интернаты ябылды.



Исегезгә төшереп үтәбез: к-вирус инфекциясе буенча сорауларга җавапны Сәламәтлек саклау министрлыгының "кайнар элемтә" линиясенә шалтыратып җавап табарга була: 8 (347) 286 58 27, 8 (347) 279 91 20.

Автор: Денис Таваев

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstanda-koronavirus-diagnozi-yan-18-keshed-raslangan-215191/

Читайте нас: