Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
13 апрель 2020, 13:30

Таиландтан кайта алмый яткан туристларны алып кайтачаклар

Таиландтан кайта алмый яткан туристларны алдагы атнада Русиягә кайтарачаклар.

Таиландтан кайта алмый яткан туристларны алдагы атнада Русиягә кайтарачаклар.

“Уральские авиалинии” авиакомпаниясе 16 апрельдә Бангкокның «Суварнабхуми» аэропортыннан Русиягә очучы рейс планлаштырган.

Коронавирус пандемиясе аркасында чит илдә бикләнеп калган русияле туристлар белән самолет тәүдә Иркутскида төшеп утырачак. Монда ул өстәмә заправкаланачак. Арытаба экипаж Казан белән Уфага очачак.

ТАСС хәбәр итүенчә, бу рейс белән бары тик югарыда язылган төбәкләрдә яшәүче русиялеләр генә очачак.

Читайте нас: