-13 °С
Болытлы
Уфаның 21 санлы дәваханәсендә яңа коронавирус инфекциясе булган пациент ачыкланды. Әлегә аңа рәсми рәвештә пневмония диагнозы куелган. Ләкин COVID-19 буенча беренче анализ уңай нәтиҗә биргән.
"Шуңа бәйле рәвештә 21 санлы дәваханә пациентларны чыгару һәм кабул итү өчен ябык. Тиешле чаралар күрелә. Элемтәдә булган персоналны тиз арада изоляциягә күчерәләр”, - дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Дәваханә беренче чиратта дезинфекция өчен ябылган. Медицина учреждениесендәге клиника гадәти режимда эшли.