Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
13 апрель 2020, 17:00

Җәйгә котылырбызмы икән бу афәттән?

Илебездә коронавирус эпидемиясе кайчан тәмамланачагы хакында белгечләрнең фаразалары бар.

Илебездә коронавирус эпидемиясе кайчан тәмамланачагы хакында белгечләрнең фаразалары бар. Җәйгә котылырбызмы икән бу афәттән?

Иң оптимистик фаразлар буенча, Русиядә коронавирус эпидемиясе июнь башыннан да иртәрәк тәмамланмаячак. Бу хакта Русиянең әйдәп баручы инфекционисты, Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры киңәшчесе, Русия фәннәр академиясе академигы Виктор Малеев хәбәр иткән.
Барысы да шул исәптән русиялеләрнең үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм хакимиятнең башка тәкъдимнәрен ничек үтәячәгенә бәйле, дигән Виктор Малеев.

«Әмма авыруны тулысынча җиңү турында без коронавирустан вакцина булдыргач һәм бар кешегә прививка ясагач кына сөйләшергә мөмкин булачак», — ди академик. Аның сүзләренчә, вакцина ел ахырына гына әзер булачак.

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Belgechl-r-ilebezd-koronavirus-epidemiyasene-kaychan-t-mamlanachagin-farazladi-216354/

Читайте нас: