Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 19:00

ӨЧ ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН 5 МЕҢ СУМ

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, түләү каралган.

РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 санлы Указы нигезендә, ана капиталы булган яки аны алу хокукына ия Русия гаиләләренә апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә айлык түләү билгеләнә, ул өч яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк.

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, түләү каралган.

Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана капиталы күләмен киметми һәм башка социаль ярдәм чараларына хокукны билгеләгәндә гаилә керемнәрендә исәпкә алынмый.
Пенсия фонды 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итүне тәэмин итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булган очракта, барлык айлар өчен, апрельдән июньгә кадәр түләүләр бирәчәк.

Акча алу өчен es.pfrf.ru порталында «Шәхси кабинет"та яисә gosuslugi.ru. порталы аша гариза бирү дә җитә. Сертификат хуҗасына бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми – Русия Пенсия фонды кирәк булган очракта барлык мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
Гариза шулай ук Пенсия фондының территориаль идарәләрендә һәм клиент хезмәтләрендә кабул ителә.

Клиентлар хезмәтенә керү датасын һәм вакытын электрон сервис аша, шулай ук сайттагы «Төбәк контактлары» бүлегендә күрсәтелгән ПФР идарәләренең телефон номерлары буенча билгеләргә мөмкин.

Чыганак: Чыганак: пресс-служба ОПФР по РБ

Фото: gtrk-kaluga.ru

Читайте нас: