Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 14:30

ЭШСЕЗЛӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘЧӘКЛӘР

Эпидемия вакытында эшсез калган гражданнарны ярдәмсез калдырмаячаклар – Хезмәт министрлыгы өч ай дәвамында эшсезлек буенча максималь пособие – 12 130 сум - түләүне күз уңында тоткан карар проекты әзерләде. Башкортстанда бу максималь пособие район коэффициентын исәпкә алып 13 949,5 сум тәшкил итәчәк.

Сүз 2020 елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр вакыт аралыгы турында бара. Пособиегә мәшгульлек хезмәтләренә 2020 елның 1 мартыннан, элекке хезмәт урынында керемнәренең нинди булуына карамастан, мөрәҗәгать итүчеләр дәгъва итә ала. Бу хакта Башкортстан Хезмәт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Балигъ булмаган балалар тәрбияләүче эшсез гражданнарга бу 3 ай аралыгында пособие һәрбер балигъ булмаган баласына 3 мең сум исәбеннән арттырып түләнәчәк. РФ Хөкүмәтенең бу хактагы карар проектын Русия Хезмәт министрлыгы әзерләгән.

“Эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме, әгәр гариза бирүче охшаган вакансияне таба алмый икән, гражданнарга автоматик рәвештә, мөрәҗәгать иткәннән соң 11нче көнне тәгаенләнә. Әгәр гаиләдә балигъ булмаган балалар булса, пособие арттырып түләнә. Өстәмә түләү һәр балага 3 мең сум тәшкил итә”, - дип аңлатты РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Антон Котяков.

Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Yard-msez-kaldirmayachaklar-217295/
Читайте нас: