Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 16:30

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Стәрлетамак районы икътисады тотрыклылыгын арттыру буенча чаралар күрелә. Атап әйткәндә, аерым эшчәнлек төренә керемгә бердәм салымны исәпләү өчен кулланылган төзәтү коэффициентының әһәмиятен киметү күзаллана

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 708 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 13, консультация ярдәме – 689. Ике янгын булды. 7 апрельдә Яңа Краснояр, 9 апрельдә Олы Куганак авылына кергән урында. Икесендә дә, ярашлы рәвештә, 0,05 һәм 0,5 гектар мәйданда коры үлән янды. Янгыннарның якынча сәбәбе – билгесез кешенең тәмәке тартканда саксызлыгы. Ел башыннан барлыгы 23 янгын булды, аларда ике кеше зыян күрде, корбаннар юк.

Чит илләрдән һәм эпидемиологик хәл имин булмаган РФ субъектларыннан кайткан 42 кеше үз изоляциядә. Авыл биләмәләре мобиль төркемнәре аларның үз изоляция режимын үтәвен күзәтә.

Килеп туган хәлгә бәйле, социаль объектлар һәм гомум куллану урыннары, бу - мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, авыл биләмәләре биналары, урамнар, авылларның җәмәгать подъездлары, җәмәгать транспорты тукталышларына күләмле дезинфекция үткәрелә. Стәрлетамак районара ветстанция белгечләре 43 678 кв. метр мәйданны эшкәрткән. Эш графикка ярашлы алып барыла.

29 мәгариф учреждениесендә һәм 13 филиалда дистанцион укыту алып барыла. Үткән атнаның соңгы көнендә 210 укытучы 3015 баланы җәлеп итеп, 422 онлайн-дәрес бирде, кейс технологияләр буенча - 1660 дәрес, 15 укучы уку материалын кәгазь вариантта алды. Көннең икенче яртысында дистанцион технологияләр буенча өстәмә белем бирү учреждениеләре эшли. Бүгенге көндә 1175 бала бушлай туклануга хокуклы. Бер атналык азык-төлек җыелмасы аларга мәктәп автобусларында планлы режимда илтеп бирелә.

Милли телдә халык бәйрәмнәре һәм чаралар үткәреп, халык йолаларын саклап калу максатында милли-мәдәни үзәкләр булдыру буенча эш дәвам итә. Әлеге вакытта 7 үзәк эшли.

Стәрлетамак районы икътисады тотрыклылыгын арттыру буенча чаралар күрелә. Атап әйткәндә, аерым эшчәнлек төренә керемгә бердәм салымны исәпләү өчен кулланылган төзәтү коэффициентының әһәмиятен киметү күзаллана, 2020 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен җир салымына аванс түләүләрдән азат итү, коронавирус таралган чорда муниципаль милек арендаторларын аренда түләүләреннән азат итү, салымнарны киметү һәм түләүләрне кичектерү һәм башкалар.

Оператив киңәшмә барышында шулай ук шимбә өмәләрен һәм Чисталык көннәрен үткәрү, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы (стела һәм һәйкәлләргә ремонт, төзекләндерү эшләре), урындагы әһәмияттәге юлларда чокыр-чакырларны ремонтлау, мәдәни-ял учреждениеләренең дистанцион чаралар үткәрүе, халыкка коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча мәгълүмати-аңлату эше алып бару турында, бер атнада Хакимият башлыгының йөкләмәләрен үтәүгә анализ һәм башка бик күп мәгълүмат тыңланды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 30 мөрәҗәгать килде, алардан 13 – гариза, 17 – шикаять.

Социаль челтәрләр аша башлыкка 30 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: