Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 14:05

ТЕСТ НӘТИҖӘЛӘРЕН КӨТӘЛӘР...

Стәрлетамакның карантинга ябылган 1 санлы шәһәр дәваханәсендәге 370 пациент COVID-19га тапшырган анализларын көтә.

Стәрлетамакның карантинга ябылган 1 санлы шәһәр дәваханәсендәге 370 пациент COVID-19га тапшырган анализларын көтә. Берничә көн элек биредә бер пациент яңа коронавирус инфекциясенә шикле дип табылган.

Шәһәр клиник дәваханәсенең чир йоктырган авырулар белән элемтәдә булырга мөмкин 19 хезмәткәре эш урыннарына чакыртылган һәм дәваханә бинасында калган. Пациентлар һәм медицина хезмәткәрләреннән (барлыгы 1200 кеше) коронавируска анализлар алынган.

Хастаханәдәге хәлләрне белешергә Стәрлетамакның сәламәтлек саклау органнары хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Азат Корбангалиев килгән.

“Әле анализлары буенча кире нәтиҗәләр килгән дәваханә хезмәткәрләренең бер өлеше өйгә үзизоляциягә озатылган, — ди Азат Корбангалиев. — Дәваханәдә 120гә якын хезмәткәр калды, алар тест нәтиҗәләрен көтә һәм медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итә. 250гә якын пациентларның кулларында инде выписка бар, алар да анализлар нәтиҗәләрен көтәргә мәҗбүр. Дәваханә карантинга ябылган, карантин игълан ителгәннән бирле авырулар күрше Салават һәм Ишембай дәваханәләренә, 13 апрельдән алып 2 санлы хастаханәгә озатыла. Медицина ярдәме таләп ителмәгән һәм COVID-19га тапшырган анализлары кире нәтиҗәле авырулар өйләренә үзизоляциягә кайтарып җибәрелгән”.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/370-patsient-test-n-ti-l-ren-k-t-217578/
Читайте нас: