Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 13:50

Вәт, ичмасам, Илсөя!

Битлек тегә һәм аны авылдашларына бушлай тарата.

Тагын бер җырчы тегү машинасы артына утырды.

Җырчылар үтә алмый калган концертлары, кайтарып бирәсе билетлары турында уйлап борчылып, ниһаять, язмышка буйсынып, бу җәһәттән тынычланып калдылар төсле. Үзизоляциядә ятканда башка уйларга, башка шөгыльләргә чумдылар. Кемдер онлайн концерт куеп, тамашачыларның күңелен күтәрә, кемдер битлек тегә. Илсөя Бәдретдинова икенчеләр сафында. Ул медицина битлеге тегә башлаган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Апа бүген нишли? Апа бүген битлек тегә. Бер йөз данә. Илебезгә килгән шушы бик үк җиңел булмаган четерекле ситуациядән матур гына исән-сау чыгарга язса иде. Бәләкәй генә өлеш кертә алсам, мин бик шат булыр идем», — ди ул.

Әлеге вакытта инстаграмга озын текстлар яза алмый җырчы.

«Битлек тегәм бит әле көн-төн. Утырам тынычлыкта теке-теке бер үзем… Әллә ниләр уйлап бетерәм хыялый бөҗәк… Уйлыйм да уйлыйм. Күңел дә тулып китә. Ах… вирусыңны сатыйм», - дип тә өстәде ул.

Уйлар-уйлар да, үзенә генә хас булганча - нәкъ Илсөячә манчыр әле язмаларын! Көтеп торыйк!

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/Apa-bitlek-teg-217734/
Читайте нас: