Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 19:30

Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион эшли

Шул рәвешле ул кешеләр белән тере аралашуны сагынган

Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион эшли, шул рәвешле кешеләр белән тере аралашуны сагынган.

Әмма аның эш графигы элеккегә караганда тагы да киеренкеләнгән. Бу хакта кремль вәкиле Дмитрий Песков “Россия 1” телеканалы эфирында хәбәр итте.

Ил башлыгының матбугат секретаре сүзләре буенча, Путин өчен кешеләр белән аралашу һәрчак өстенлекле булган. “Ул нәкъ шуннан чынбарлыкны аңлауга ирешә”, — дип аңлата Песков.

Владимир Путин 8 апрельдә төбәкләрдә коронавирус белән бәйле хәлләрне шәхси күзәтергә җыенуын әйтте. Бу хакта ул Русия субъектлары башлыклары белән үткән видеоконференциядә хәбәр итте.

Моңа кадәр Д.Песков көнүзәк чаралар артса да, Президентның сәламәтлеге яхшы дип белдерде.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Putin-keshel-r-bel-n-anli-aralashuni-sagingan-216408/
Читайте нас: