Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 13:25

ЯНӘ КЫШ КИЛӘ ИНДЕ ӘЛЛӘ...

Иртән торуга бөтен җир ап-ак булган

Термометр баганалары 0 градус күрсәтә иде.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, көн дәвамында республикада карлы яңгыр явуы фаразлана, аерым районнарда агач ботакларына һәм тимерчыбыкларга җепшек кар сыруы көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, көндез көчәючән.

Һава температурасы көндез +6 ... +11 градус җылы тәшкил итәчәк.

Һава торышы бозылуын ЮХХДИдә дә кисәттеләр.

“Күпләп яуган җепшек кар транспорт хәрәкәтен катлауландыра. Юлларда урыны-урыны белән бозлавык барлыкка килә. Барлык водительләрдән һәм җәяүлеләрдән бу апрель иртәсендә игътибарлы булуларын сорыйм. Җитди ихтыяҗ булмаган чакта өйдән чыкмагыз, руль артына утырмагыз һәм үзизоляция режимын бозмагыз”, — дип язды республиканың ЮХХДИ идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов.

Алдагы ике көндә җылытачак.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Irt-n-toruga-kish-itk-n-217800/
Читайте нас: