Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
14 апрель 2020, 18:30

ЯНГЫННАР БУЛМАСЫН ИДЕ

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы быел план буенча беренче тапкыр урманнарга авиация патруле оештырды.

Төп урман территорияләре республиканың тау-урман өлешендә урнашкан. Белгечләр беренче очуны Уфа - Инҗәр - Белорет маршруты буенча оештырды.

Быел республикада барлыгы шундый 8 маршрут расланган, аларның гомум озынлыгы 4615 километр тәшил итә. Шулай да һава торышы шартларына карап, маршрутлар үзгәрергә дә мөмкин. Авиация разведкасы урман янгыннарын да, башка категория җирләрендәге янгыннарны да таба. Мәгълүмат Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчер хезмәтенә җибәрелә.

Әле республиканың урман фонды территориясендә янгыннар ачыкланмаган.

Урман янгыннарын яисә урман законнарына кагылышлы хокук бозуларны күргәндә Урман хуҗалыгы министрлыгының тәүлек әйләнәсенә эшләүче диспетчер хезмәтенә шалтыратырга кирәк: 8 (347) 218-14-14.
Урман саклау хезмәтенең туры линиясе: 8-800-100-94-00.

Читайте нас: