Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 апрель 2020, 14:00

БАБКИНАНЫҢ ХӘЛЕ НИЧЕК?

Надежда Бабкинаны ике атна элек башкала клиникаларының берсенә салганнар иде. 1 апрельдә артистка үзе медикларга мөрәҗәгать иткән.

Надежда Бабкинаны ике атна элек башкала клиникаларының берсенә салганнар иде. 1 апрельдә артистка үзе медикларга мөрәҗәгать иткән.

Аның хәле бик тиз начарая: берничә көннән соң табиблар артистканы үпкәләрнең ясалма вентиляция аппаратына тоташтыралар һәм башка органнарга йөкләнешне киметү өчен медикаментоз комага кертәләр.

Табиблар куйган рәсми диагноз түбәндәгечә яңгырый: "коронавирус китереп чыгарган ике яклы полисегментар пневмония".

Кичә кайбер чыганакларда Надежда Георгиевнаның хәле яхшырган, янәсе, ул аңына килгән, бер атна йоклаганнан соң шунда ук гөмбә белән бәрәңге таләп иткән, дигән мәгълүмат пәйда булды.

Әмма, сәхнә йолдызы дәвалана торган дәваханәдәге табиблар аның чын хәлен ачкан. Алар белдерүенчә, Бабкинаның сәламәтлегенә карата фаразлар әлегә юатырлык түгел — ул элеккечә аппаратларга тоташтырылган һәм реанимация авыруы санала.

"Надежда Георгиевна элементар сорауларга җавап бирә, табиблар командаларын башкара, әмма персонал белән фәкать куллары ярдәмендә аралаша, — дип сөйли алар. - Башка мөмкинлек юк, чөнки 2 апрельдән ул үпкәләрне ясалма вентиляцияләүдә - муенына трубка куелган, һәм туклану зонд аша башкарыла". Аның үпкәләренең 60 проценты зарарланган.

Моннан тыш, җырчының сәламәтлегенә башка чирләре: гипертония һәм калкансыман биз авыруы да тәэсир итә. Ә дәваханәгә эләккәнче ул кыска вакыт эчендә 20 килограммга ябыккан. Бу да иммунитет какшавына китергә ала.

Фото: instagram

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Babkinani-h-le-yb-t-t-gel-219390/

Читайте нас: