Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 апрель 2020, 13:30

Медицина хезмәткәрләренә ике яңа “Лада” автомобиле тапшырылды

“Лада Ларгус” автомобиле “Табибларга рәхмәт” акциясе кыссаларында 21нче Шәһәр клиник дәваханәсенә тапшырылды.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе медицина хезмәткәрләренә ике яңа “Лада” автомобилен файдалануга тапшырды. “Лада Ларгус” автомобиле “Табибларга рәхмәт” акциясе кыссаларында 21нче Шәһәр клиник дәваханәсенә тапшырылды. Тагын бер автомобиль «Лада Веста» «Безнең кайгырту» Бердәм волонтерлык үзәге оешмасына тапшырылды.

«Әлеге санитар автомобильне без өлкән яшьтәге кешеләрне диспансер күзәтү өчен файдаланачакбыз. Машинага төшерелгән “Табибларга рәхмәт” логотибы, нинди генә авыр вакыт булмасын, табиблар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын искәртәчәк", - диде 21нче Шәһәр клиник дәваханәсенең поликлиника мөдире Марат Шәрәфетдинов.

Икенче «Лада Веста» автомобиле шул ук көнне авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәмгә китте. Олия Әсәдуллина әлеге вакытта карантинга ябылган Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе хезмәткәре. Хатынның өйдә 10 яшьлек улы һәм операция кичергән өлкән әнисе калган. Ул гаиләсе өчен бик борчылып, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Волонтерлар Олиянең гаиләсенә азык-төлек һәм FARFOR.RU. рестораны бушлай тәэмин иткән аш-су китергәннәр.

"21 нче дәваханә хезмәт күсрәтелгән пациентлар саны буенча иң зурларның берсе, шуңа күрә транспортны анда тапшырырга булдык. Икенче автомобиль волонтер-медикларны халык гаризалары буенча һәм табибларны дежурлыкка йөртәчәк. Без медицина ярдәменә йөз тотабыз», - ди «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/Ufa-mediklari-tagin-da-mobilr-k-bulachak-219141/
Фото: https://allufa.ru/aktualno/vrachi-bolnitsy-21-otpravyatsya-na-vyezdy-k-lyudyam-na-novoy-lada-largus/
Читайте нас: