Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 апрель 2020, 12:00

ТУГАН ТЕЛЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ ХОКУКЫН ГАРАНТИЯЛИ...

Президент Владимир Путин Конституциядә "бөтен халыкларга туган телне саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли" дигән нигезләмәне беркетергә тәкъдим итте.

Русия Федерациясе Конституциясенә урыс теле статусы һәм Русия халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукы турындагы Президент төзәтмәләре беркемне дә кимсетми, киресенчә, халыкларның үз милли телләрен өйрәнү, үстерү хокукларын ныгыта. Мондый фикерне Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган табибы Римма Үтәшева "Спутник ФМ"га биргән интервьюда белдерде.

"Телләрне саклау һәм үстерү мәҗбүри. Дәүләтне барлыкка китерүче тел - урыс теле, шулай ук вакытта, барлык туган телләр дә бер үк дәрәҗәдә сакланырга, өйрәнелергә тиеш. Бу да минем өчен мөһим. Мин шулай язам да, туган телем - татар теле, ләкин икенче туган телем - урыс теле. Күпләрнеке кебек үк, минем ике туган телем бар. Бүген Башкортстанда без башкорт һәм урыс телләрен укытабыз, өйрәнәбез. Бу да һәр халык өчен яхшы. Туган телне саклау бик мөһим!" - диде ул "Спутник ФМ" хәбәрчесе Роза Төхбәтовага.

Конституциягә Президент тарафыннан кертелгән яңа төзәтмә Русиядә яшәүче халыкларның хокукын, урыслар белән беррәттән, үзенең туган телен дәүләт теле дип игълан итү хокукын беркетә, дип ассызыклады Римма Әмир кызы. Русиядә 193 милләт вәкилләре яши, һәм бу төзәтмә туган телеңне саклап калу һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге бирәчәк.

Конституциягә әлеге төзәтмә телләрне, шул исәптән урыс телен, саклауга да ярдәм итәчәк, дип саный "Башкортстан урыслары соборы"ның эшләр идарәчесе Виктор Афанасьев.

"Дәүләт барлыкка китерүче тел буларак урыс телен үстерү бик мөһим. Конституциянең бу статьясын алга таба да үстерергә, билгеле бер фәнни тикшеренүләр үткәрергә, законнар һәм законлы актлар булдырырга кирәк. Мин, элекке авиация университеты укытучысы буларак, яшь кешеләрнең сөйләмен күзәтәм, һәм анда урыс сөйләме килеп чыкмый. Тоташ диярлек сүгенү сүзләре... Нинди тел булсын монда? Шуңа күрә тел турындагы мәсьәлә мәдәниятебезне һәм иҗади мирасыбызны саклап калу өчен бик мөһим булып тора", -- диде ул.

Президент Владимир Путин Конституциядә "бөтен халыкларга туган телне саклап калу, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли" дигән нигезләмәне беркетергә тәкъдим итте.

Автор: Фануз Хабибуллин

Фото: m24.ru

Читайте нас: