Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
15 апрель 2020, 13:00

Владимир Путин киңәшмә үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында илдәге санитар-эпидемиологик хәл буенча киңәшмә үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция форматында илдәге санитар-эпидемиологик хәл буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Мәскәү мэры Сергей Собянин, "Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова катнаштылар.

Ил Президенты хәлнең көн саен үзгәреп торуын, авыр формада авыручыларның артуын билгеләде, барлык мәгълүматны аңа көн саен җиткереп торырга кушты. Президент хәлнең мөмкин булган барлык сценарийларын да алдан күреп эш итәргә, оператив карарлар кабул итәргә әзер булырга кирәклеген ассызыклады.

Владимир Путин билгеләвенчә, сәламәтлек саклауның барлык системасы бердәм механизм кебек эшләргә тиеш. Өстәмә медицина бригадаларын булдырырга кушылды.

Татьяна Голикова Мәскәүнең һәм Мәскәү өлкәсенең вирус таралу буенча лидерлар булуын билгеләде. Ул, к-вирус эпидемиясе алданрак башланган илләрдәге хәлләр торышын күзәтеп, чараларның алдан күрелә башлавын әйтте. Инфекция таралуны кисәтү өчен катгый карарлар кирәклеге ассызыкланды.

Киңәшмә турында тулырак мәгълүматны kremlin.ru сайтыннан укыгыз.




Автор: Ләйсән Якупова

Фото: bn.ru

Читайте нас: