Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
16 апрель 2020, 11:40

КИҢӘШМӘДӘ ЯҢА ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ БИЛГЕЛӘНДЕ

Бүгенге киңәшмә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында икътисадка, бизнеска, халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм гражданнарның кеременә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланачак.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

- Бүгенге киңәшмә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш шартларында икътисадка, бизнеска, халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм гражданнарның кеременә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланачак.

Хөкүмәт инде бу юнәлештә берничә чара әзерләде һәм гамәлгә ашыра. Шуның белән бергә, без вәзгыять үскән саен өстәмә адымнар ясаячакбыз, дип килештек. Бу уңайдан иң зыян күргән тармаклар исемлегенә - ә бу, исегезгә төшерәм, җәмәгать туклануы, туризм, кунакханә эше өлкәсендә кече һәм урта бизнес предприятиеләре - азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче кече һәм урта компанияләрне дә өстәргә кирәк. Аларның хәзер дә проблемалары җитәрлек.

Иң мөһиме, икътисадка һәм бизнеска ярдәм итү программасына барлык ведомстволар белән килештерелгән системалы карарларны кертүегезне сорыйм:

Беренче. Зыян күргән тармакларның кече һәм урта компанияләренә ярдәм итәргә тәкъдим итәм, бу инде кабул ителгән ярдәм чараларына өстәмә рәвештә дәүләт тарафыннан турыдан-туры финанс ярдәме. Әлеге акчаны предприятиеләр агымдагы иң кичектергесез бурычларны хәл итүгә юнәлтә алачак: шул исәптән хезмәт хакын түләүгә, үз хезмәткәрләренең хезмәт хакын апрель һәм май айларында саклап калуга. Конкрет компания өчен ярдәм агымдагы елның 1 апреленә бер хезмәткәргә 12 мең 130 сум күләмендәге суммадан чыгып, аның хезмәткәрләренең гомум саныннан исәпләнәчәк.

Мондый ярдәмне алу ысулы бизнес өчен уңайлы, чиратсыз һәм ашыгыч рәвештә, шулай ук дистанцион гариза бирү мөмкинлеге булырга тиеш. Шуңа күрә Хөкүмәттән мондый гаризаны 1 майдан башлап бер ай дәвамында җибәрү мөмкинлеге булдыруны сорыйм.

Компаниягә карата бердәнбер мәҗбүри шарт һәм таләп - 1 апрельгә штат санының кимендә 90 проценты дәрәҗәсендә мәшгульлекне максималь рәвештә саклап калу. Әгәр дә бу таләп чынлыкта үтәлә һәм Хөкүмәт моны контрольдә тота ала икән, апрель аена дәүләттән финанс ярдәме оешма исәбенә майда керәчәк.

Икенче. Хөкүмәт хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредитлар программасын тәкъдим иткән иде. Мондый кредитларның вакыты - алты ай. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, хезмәт базарына ярдәм итүнең бу чарасы нәтиҗәсез эшли: кредит алу кыен, банклар заемчыларга каршы килә.

Шуңа бәйле рәвештә, мондый кредитларының күләменең кимендә 75 проценты "Внешэкономбанк" гарантияләре белән тәэмин ителергә тиеш дип саныйм, бу коммерция банклары өчен хәвефсезлекне киметергә мөмкинлек бирәчәк, димәк, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген арттырырга тиеш.

Мондый ярдәм чарасы куллануны киңәйтергә, әлеге кредитлардан икътисадның зыян күргән секторларындагы урта һәм эре предприятиеләргә файдаланырга мөмкинлек бирергә кирәк.

Система барлыкка китерүче предприятиеләргә килгәндә, Хөкүмәттән аларның исемлеген ачык, төгәл, объектив критерийларга нигезләнеп төзүләрен сорыйм. Анда бары тик һәркем өчен дә мөһим предприятиеләр булырга тиеш, - диде ил Президенты.

Шулай ук, Владимир Путин Министрлар кабинетыннан икътисадка ярдәм итүнең яңа юлларын әзерләүне таләп итте. Ул хәлнең динамик рәвештә үзгәрүен һәм күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген һәм җитәрлек булуын даими бәяләргә кирәк, дип белдерде.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: