Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
16 апрель 2020, 11:25

Коронавирус йоктыручылар республиканың кайсы дәваханәләрендә?

Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән чираттагы брифингта белгечләр гражданнарның һәм журналистларның республикада коронавирус инфекциясе буенча хәл турындагы сорауларына җавап бирде.

Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән чираттагы брифингта белгечләр гражданнарның һәм журналистларның республикада коронавирус инфекциясе буенча хәл турындагы сорауларына җавап бирде.

Коронавирус йоктыручылар республиканың кайсы дәваханәләрендә?

– Республика клиника дәваханәсендә – 56, Дим районында - 8, Октябрьскийда, Күмертауда, Сибайда, Бүздәктә, Дүртөйледә, Исәнголда, Туймазыда - берәр пациент, Нефтекама һәм Стәрлетамак дәваханәләрендә - икешәр, Бәләбәйдә - 8, Бөредә 5 кеше дәвалана.

Республикада коронавирус белән авыручылар ничә яшьтә?

- Авыручыларның ике проценты - балалар. 18-65 яшьлек кешеләр авыручыларның 80 процентын тәшкил итә.

Республика дәваханәсендә хәл ничек?

– Анда эш мохиты. Барлык мәсьәләләр хәл ителә. Туклану һәм дәвлау оештырылган.

Республика дәваханәсендә ятучыларга туганнары әйберләр тапшыра аламы?

– Ала. Ләкин дәваханә территориясенә кермичә. Монда, мәсәлән, волонтер ярдәм итәргә мөмкин. Барлык саклану, дезинфекция чараларын үтәп.

Нәрсә ул ЭКМО? Коронавирус белән авыручыларга ул ничек ярдәм итә? Республикада алар бармы?

– Бу медицина аппаратларын гади тел белән “ясалма үпкәләр” дияргә була. Белгечләр раславынча, Ковид-19ның катлаулылыкларында алар ясалма сулыш алдыру аппаратларына караганда бик нәтиҗәле. Безнең республикада алар икәү. Дим районы һәм Куватов исемендәге Республика дәваханәләрендә. Республика дәваханәсенә аппаратны бер ай элек үк алырга планлаштырылган булган. Дим районына кардиоүзәктәге аппарат күчерелгән. Әле республикадагы пациентлар арасында бу аппаратларны кулланыр өчен күрсәтмәләр юк.

Коронавирустан терелгән кешеләрнең канын авыручыларга күчерү ысулы республикада кулланылачакмы?

– Бу ысул тәҗрибәсе Мәскәүдә булды. Әле аның нәтиҗәсе тикшерелә. Бу мәсьәлә карала. Әгәр безгә методик рекомендацияләр белән ул киңәш ителсә, бу ысулны куллану планда бар. Бездә Кан күчерү станциясе һәм БДМУ моны тикшерү, өйрәнү белән шөгыльләнә.

Астма белән авыручы балаларның ата-аналары алар өчен кайгыра, аларга инфекциядән ничек сакланырга?

– Бу балалар, әлбәттә, шартлы рәвештә хәвеф төркемендә. Аларга башкалар кебек үк саклану чаралары күрергә кирәк. Ата-аналарына аеруча игътибарлы булырга һәм бала үзен начар хис итә башласа, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә.

Брифингта күбрәк белгечләр, кунаклар катнаша алсын өчен аның вакыты 15 сәгатькә күчерелә.

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: