Әлшәй районының Раевка авылында тиздән бассейнлы ФОК эшли башлаячак.
2018 елның көзендә Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Әлшәй районында 150 миллион сумлык бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелә башлады.
- Комплексның гомум мәйданы - 3087,4 квадрат метр. Бинада 25 метрлы дүрт юллы бассейн бар. Шулай ук биредә спорт залы, киенү-чишенү бүлмәләре, вестибюль төркемнәре һәм башка өстәмә бүлмәләр каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, объект халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә ачык булачак: бассейн өчен гидравлик күтәткеч каралган, пандуслар урнаштырылган, - дип билгеләп үттеләр Башкортстанның Дәүләт төзелеше һәм архитектура комитеты матбугат хезмәтендә.
Спорт объекты агымдагы елның икенче кварталы ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак. Төзү-монтаж эшләре тәмамланган диярлек, хәзер спорт җиһазлары куела. Моннан тыш, параллель рәвештә барлык системаларны да тестлаштыру уза.
Фото:
uksrb.ru