Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
16 апрель 2020, 18:45

Вирус районнарга да барып җитте

16 апрельдә Башкортстанда 191 кешедә COVID-19 диагнозы расланган.

Башкортстанның 40тан артык муниципалитетында яңа коронавирус инфекциясе теркәлгән. Ягъни, инфекция республиканың өчтән ике өлешен капларга өлгергән. Бу турыда төбәк башлыгы Радий Хабиров республика хөкүмәте киңәшмәсендә игълан итте.

"Вируска каршы тору дәрәҗәсе мөмкин кадәр югары булырга тиеш. Ул Уфада гына түгел, бүген 18 расланган очрак булган районнар да бар”- диде Радий Фәрит улы.

Радий Хабиров сүзләре буенча, һәр район җитәкчесе муниципалитетларның карантин буенча юл картасын эшләргә тиеш. 20 апрель, дүшәмбегә кадәр ким дигәндә, дүрт социаль учреждение Башкортстан Башлыгы боерыгы белән ябылачак.

16 апрельдә Башкортстанда 191 кешедә COVID-19 диагнозы расланган.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirus-rayonnarga-tarala-bashladi-222873/
Читайте нас: