Авыл тормышы
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
16 апрель 2020, 19:00

ҮЗИЗОЛЯЦИЯ ТАЛӘПЛӘРЕ КАТГЫЙЛАНА

20 апрельдән, Башкортстанда үзизоляцияләү режимын бозучыларны аулый башлаячаклар, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Радий Хәбиров

Дүшәмбе, 20 апрельдә, Башкортстанда үзизоляцияләү режимын бозучыларны аулый башлаячаклар, дип хәбәр итте төбәк башлыгы Радий Хәбиров район һәм шәһәр башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә.

Эш бирүчеләрне кисәтәләр – бирелгән пропусклар дүшәмбедән гамәлдә булмаячак, аларны алыштырырга кирәк булачак. Мондый чара эшләүче предприятиеләрнең санын киметү белән бәйле. Шул ук вакытта, Башкортстан Башлыгы әлеге белешмәләрнең бары тик хезмәткәр эш урынына тотрыксыз барып җитүе һәм кирегә өенә кауы өчен генә бирелүен, ә калган очракларның барысы да режимны бозу дип саналуын һәм гражданнар штрафка тартылырга мөмкин булуын ассызыклады.

“Бу мәҗбүри чара, кешеләр бүгенге көнгә кадәр коронавирусның куркынычын аңламыйлар һәм үзизоляцияләү режимын бозалар", - ди Радий Хәбиров.

Автор : Гөлнур Исламова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Radiy-H-birov--zizolyatsiyal--regimin-bozuchilarni-auliy-bashlayachaklar-222739/
Читайте нас: