Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 16:00

АГАЧ УТЫРТЫР ВАКЫТ!

“Изге эшләр” проекты кысаларында Стәрлетамак районы халкына 10-20 апрельдә йорт тирә-ягын яшелләндерергә – агач утыртырга тәкъдим итәбез. Өй тәрәзәләре каршында һәм урам якта утыртылган агачның энергетикасы хуҗаларына да файда китерә.Күчәрбәй авылыннан Акчулпановлар гаиләсе шулай эшләделәр дә: агач утырттылар һәм “Изге эшләр” социаль проекты кысаларында “Агач утырт – планетага изгелек бүләк ит” акциясенә беренчеләрдән булып кушылдылар. Башлангычны Ишпарсово мәдәният йорты хезмәткәрләре күтәреп алды, алар 10 чыршы, 10 юкә, 3 шомырт утыртты. Кадерле райондашлар, акциягә кушылырга әле вакыт бар! Шулай, мәсәлән, өй янына чия утырту – яхшы билге булып санала. Бу әрсез куак күп тәрбия сорамый, шул ук вакытта яз көне хуш исле матур чәчәкләре белән бөтен дөньяга ямь бирә. Чия уңдырышлылык, муллык, уңыш символы булып тора. Өй янында үскән гөлҗимеш гаилә иминлеген саклый, мәхәббәтне һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Каен – бик көчле саклау чарасы. Ләкин ул йортның тышкы ягында үсәргә тиеш, кырына эскәмия куеп, бу агач белән серләшергә мөмкин. Шул чакта ул өйгә бернинди золым җибәрмәс. Балан үзенең хуҗаларының физик һәм эмоциональ саулыгына уңай тәэсир ясый. Чаган муллык билгесе, гаиләдәгеләрнең сәламәтлеген ныгыта, төрле ыгы-зыгыларны басарга ярдәм итә.Җирдә үзегезнең яхшы эзегезне калдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!Үзегезнең изге эшләрегез турында # добрыеделастерлитамакскийрайон, #добрыедела,#cтерлитамакскийрайон хэштегы белән сөйләгез яки WatsaApp буенча фотографияләр җибәрегез (номер +7-927-320-52-52)

“Изге эшләр” проекты кысаларында Стәрлетамак районы халкына 10-20 апрельдә йорт тирә-ягын яшелләндерергә – агач утыртырга тәкъдим итәбез. Өй тәрәзәләре каршында һәм урам якта утыртылган агачның энергетикасы хуҗаларына да файда китерә.

Күчәрбәй авылыннан Акчулпановлар гаиләсе шулай эшләделәр дә: агач утырттылар һәм “Изге эшләр” социаль проекты кысаларында “Агач утырт – планетага изгелек бүләк ит” акциясенә беренчеләрдән булып кушылдылар. Башлангычны Ишпарсово мәдәният йорты хезмәткәрләре күтәреп алды, алар 10 чыршы, 10 юкә, 3 шомырт утыртты.

Җирдә үзегезнең яхшы эзегезне калдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Үзегезнең изге эшләрегез турында # добрыеделастерлитамакскийрайон, #добрыедела,#cтерлитамакскийрайон хэштегы белән сөйләгез яки WatsaApp буенча фотографияләр җибәрегез (номер +7-927-320-52-52)

Читайте нас: