Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 13:05

"АВЫЛ ИПОТЕКАСЫНА" КЕМНӘР ӨМЕТ ИТӘ АЛА

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында ил күләмендә “Авыл ипотекасы” программасы кабул ителде һәм ул 2020 елның гыйнварыннан көченә керде. Аның төп максаты — төрле категориядәге авыл биләмәләрендә яшәүчеләр санын арттыруга һәм анда яшәүчеләргә дәүләт ярдәме белән торак мәсьәләсен хәл итүдә булышлык күрсәтү.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында ил күләмендә “Авыл ипотекасы” программасы кабул ителде һәм ул 2020 елның гыйнварыннан көченә керде. Аның төп максаты — төрле категориядәге авыл биләмәләрендә яшәүчеләр санын арттыруга һәм анда яшәүчеләргә дәүләт ярдәме белән торак мәсьәләсен хәл итүдә булышлык күрсәтү. Русия Хөкүмәте тарафыннан хупланган мөһим документта түбән процент белән (елына 3 процентка кадәр) авыл җирендә йорт салу яисә ипотекага өй яки фатир алырга мөмкин булачак.
“Россельхозбанк” мәгълүматларына караганда, Башкортстан кредит алуга иң күп заявка бирүче төбәк буларак танылган. Апрель башына, мәсәлән, ул 5,8 миллиард сумнан арткан. Ипотекага дәгъва итүчеләр саны буенча да республика беренче урында, заявка бирүчеләр 2,6 меңнән күбрәк. Башкортстанның “Авыл ипотекасы” программасына актив кушылуы шуның белән дә аңлатыла: башка төбәкләрдән аермалы буларак, республика Хөкүмәте процент ставкасы күләмен тагын да киметте, ягъни әлеге күрсәткеч елына нибары 0,1 процент булсын өчен банкларны өстәмә субсидияләргә карар итте. Ташламалы ипотеканы алу нинди шартларга бәйле һәм программада кемнәр катнаша ала?
Иң мөһиме – керемегез Ипотека алу өчен кешенең гаилә хәле, яшәү урыны һәм социаль статусы мөһим түгел. Программада ялгызлар да, гаиләле һәм күпбалалы гаиләләр дә, яшьләр һәм уртача яшьтә булганнар да катнаша ала. Авылда яшәвегез мөһим түгел, шәһәрдә теркәлгән булсагыз да мөмкин. Шул ук вакытта, кредит бирүче банкларның үз таләпләре дә бар. Анда сезнең яшегез, даими эш урыны белән кызыксынулары ихтимал. Әлбәттә, алар өчен иң мөһиме — сезнең кредит тарихының тәртиптә булуы һәм тотрыклы рәсми керем. Кредитны хуплау — аларның хокукында, әмма бурычлары түгел.
Катнашу шартлары: торакның авыл җирендә булуы. Төзелә башлаган йортны яисә төзеләчәген сатып алырга, үзеңә төзергә яисә төзеп бетерергә кирәк; кредитның максималь суммасы — өч миллион сум; килешү вакыты 25 елга кадәр гамәлдә була; беренче взнос күләме 10 проценттан башлана. Ана капиталын файдаланырга була; сатып алу сату яисә өлешләтә катнашу килүешүе буенча гына; банк белән килешүнең мотлак рәвештә 2020 елның гыйнварыннан соң гына төзелүе; торак анда яшәү өчен барлык шартларга җавап бирергә, ягъни электр, канализация, су, ягулык һәм газ коммуникацияләре белән тәэмин ителгән булырга тиеш; торак мәйданы социаль нормадан ким булмаска тиеш. Ялгыз яшәүче гражданнар өчен — 33 квадрат метр, ике кешелек гаилә өчен — 42 квадрат метр, гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк кеше икән — һәркайсына 18әр квадрат метр тәшкил итәргә тиеш; программа башка социаль юнәлештәге программалар белән дә тулыланырга мөмкин. Әйтик, гаиләдә өченче бала туса, дәүләт, ташламалы ставкага өстәп, кредитыгызны тагын 450 мең сумга киметәчәк; “Авыл ипотекасы”нда бер генә тапкыр катнаша аласыз.
Игътибар! Әгәр сез кредитны йорт салу максаты белән аласыз икән, сезнең үзегезнең җир участогы булу мотлак. Әгәр йорт та, җир участогы да сатып алырга телисез икән, төзелешне ике елда төгәлләргә, ә подрядчылар белән рәсми килешү төзергә кирәк булачак. Авыл җире булып нәрсә исәпләнә? “Авыл ипотекасы” программасы турында сүз алып барганда, беренче чиратта, авыл, хутор, эшчеләр поселогы, кышлак, станица, шәһәр тибындагы поселокларны күз уңында тотарга кирәк. Билгеле, алар Уфа шәһәре биләмәләренә карамаска тиеш. Авылның шәһәрдән ерак булуы да мәҗбүри түгел.
Белешмә. Ипотеканы, шулай ук, шәһәр биләмәсенә кергән шәхси секторда да рәсмиләштереп булмаячак. Шуңа күрә арзанлы кредитка өмет итеп, биредән участок сатып алганчы, башта сатып аласы җирегезнең нинди категориядә булуын банк аша ачыкларга кирәклеген онытмагыз. Заемщикларга таләпләр Русия Федерациясе гражданы булу; гражданлыкның ипотека алу максатында мөрәҗәгать иткән банк бүлекчәсе булган төбәктә теркәлүе (пропискасы булу); ипотекага дәгъва итүченең рәсми керем күләме кредит түләү өчен җитәрлек булуы; яхшы кредит тарихына ия булу.
Нинди документлар кирәк? Алар һәммәсе дә банкларның эчке сәясәте белән билгеләнә.
Русия гражданы паспорты;
керемнәр турында белешмә;
мөһер һәм эш бирүченең имзасы белән расланган хезмәт кенәгәсе нөсхәсе;
хәрби хезмәттә булу билгесе куелган хәрби билет;
булган очракта, шәхси малтабарлыкны яисә үзмәшгульлекне теркәү турында таныклык;
керемнәр турында декларация (монысы югарыда телгә алынган категорияләр өчен);
65 яшькәчә булган пенсия яшендәгеләр үзләренең пенсия күләме турында белешмәне һәм пенсионер таныклыгын күрсәтә.
Кредит алу тәртибе
1. Банкка таләп ителгән документларны һәм заявка бирү.
2. Заявка алдан хупланган очракта, потенциаль заемщик арытаба кирәк булачак документлар исемлеген ала.
3. Кредит килешүенә кул куя.
4. Сату-сатып алу килешүе “Росреестр”да теркәлә.
5. Акча объектны сатучы исәбенә күчерелә, сатып алучы түләүне билгеләнгән графикка ярашлы кертә башлый.
6. Банк, үз чиратында, процент ставкасын субсидияли башласын өчен дәүләт органына мөрәҗәгать итә.
Башкортстанда, мәсәлән, ипотекада катнашучыга еллык процент ставкасы 0,1 процентка кадәр киметелә. Кая мөрәҗәгать итәргә? “Авыл ипотекасы” программасында илнең дистәдән артык банкы катнашырга теләк белдергән. “Россельхозбанк” һәм “Саклык банкы” заемщиклар белән очраша башлаган. Тулырак мәгълүмат алу өчен урындагы банкларга һәм аларның филиалларына мөрәҗәгать итәргә кирәк

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/Avil-ipotekasi--a-a-kemn-r-d-gva-it-ala-224039/

Читайте нас: