Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 14:00

Башкортстанда яшәүчеләргә кредит һәм ипотека каникулларын ничек алырга?

Килеп туган хәл-шартларда, рәсми исәпләүләр буенча, безнең республика — Русиянең кредитларны иң күп алган төбәкләренең берсе. Бер яктан караганда, бу яхшы – кешеләр фатир һәм автомобильләргә акча ала, тик кризис алды чорында бурычларның күп булуы кешеләрне авыр хәлдә калдырырга мөмкин.

Килеп туган хәл-шартларда, рәсми исәпләүләр буенча, безнең республика — Русиянең кредитларны иң күп алган төбәкләренең берсе. Бер яктан караганда, бу яхшы – кешеләр фатир һәм автомобильләргә акча ала, тик кризис алды чорында бурычларның күп булуы кешеләрне авыр хәлдә калдырырга мөмкин.

Әгәр дә кредитыгызны түли алмавыгызны аңлыйсыз икән, мөмкин кадәр тизрәк үз банкыгызга бурычыгызны реструктуризацияләү үтенече белән мөрәҗәгать итегез.

Әйтик, сез ай саен ике ел дәвамында банкка сигезәр мең сум түләргә тиешсез. Моны һәркем дә түли алмый, өстәвенә эштә дә хәл кискенләште. Сез банк белән килешәсез һәм ул сигез түгел, ә аена дүрт мең түләргә тәкъдим итә, ләкин ике тапкыр озаграк – дүрт ел дәвамында.

Хәзерге хәл-шартларда банклар бу мәсьәләне хәл итүдә гражданнарга үзләре дә актив ярдәм итә. Әгәр банк шартлары сезнең өчен авыр икән, кредит каникуллары юллап гариза бирә аласыз. Монда ике шарт бар:

— Сезнең керемнәрегез, 2019 елдагы уртача айлык керем белән чагыштырганда, 30 процентка кимеде.

— Кредит күләме ипотека кредитлары өчен — 2 миллион сумнан, автокредитлар өчен — 600 000 сумнан, шәхси эшкуарларның кулланучылар кредитлары өчен — 300 000 сумнан, физик берәмлекләргә кулланучылар кредитлары өчен — 250 000 сумнан, кредит карталары өчен 100 000 сумнан артмый.

2020 елның 30 сентябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Банкка мөрәҗәгатьне карау һәм кабул ителгән карар турында хәбәр итү өчен биш көн вакыт бирелә. Моны раслау өчен сезгә салым инспекциясеннән яки бухгалтериягездән белешмә (НДФЛ-2 формасы), хезмәт биржасында теркәлү турында белешмә яки рәсмиләштерелгән «больничный» кәгазе китерергә кирәк булачак. Аларны гариза биргәннән соң 90 көн эчендә җибәрергә мөмкин.

Гаризада кредит каникуллары башлануның сез теләгән датасын күрсәтегез. Каникулар гади кредитлар өчен 14 көннән, ипотека кредитлары өчен бер айдан артмаска тиеш. Әгәр бу датаны күрсәтмәсәгез, кредит каникуллары башлану датасы банкка мөрәҗәгать иткән көннән исәпләнә.

Ташламалы чор вакытында:

— Кредит өчен алты айга кадәр түләмәскә мөмкин.

— Банк пенялар һәм штрафлар исәпләми, бурычларны вакытыннан алда түләүне таләп итәлми һәм кредит тарихы бозылмый.

— Кредит картасыннан акча алырга ярамый

— Процентлар исәпләнү дәвам итә —кредит буенча уртача базар ставкасының өчтән ике өлеше (аның күләме сезнең кредит төренә һәм күләменә бәйле, ә исемлекне Үзәк Банк раслый. Бу хакта тулырак сезгә кредитыгыз булган банкта җиткерерләр) һәм ипотека кредитлары өчен — тулы ставка буенча.

Исәпләнгән процентларны төп бурычны кайтарганнан соң түләргә кирәк булачак.

— Кредит картасы буенча — ике ел дәвамында тигез айлык түләүләр рәвешендә.

— Кулланучылар һәм ипотека кредиты — тигез өлешләрдә, түләү күләме элек булган айлык түләүдән күбрәк булмаячак.

Бу — мөһим! Отсрочка белән бары бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин, ә каникуллар тәмамлангач, түләүләрне банк тәкъдим иткән яңа график буенча башкарырга кирәк булачак.

Шуңа күрә, әгәр кредит түләрлек хәлдә икәнсез, каникулларга хокукыгызны башка очракка саклагыз. Аларның, чыннан да, кирәк булуы бар.

Әйткәндәй

Асылда, хәзер кредит каникулларының ике – «кризиска каршы» һәм «стандарт» төрләре бар, аларның кагыйдәләре әле узган елда ук, коронавирус турында берәү дә ишетмәгәндә-белмәгәндә кабул ителде. Алар бер-берсен гамәлдән чыгармыйлар, киресенчә, тулыландыралар. Ягъни, әгәр дә сез «иске» каникуллардан файдаланган булсагыз, яңа закон буенча тагын берсен алырга хокукыгыз бар һәм киресенчә.

«Иске» каникулларны бары тик ипотекага гына һәм, әгәр дә эшегезне югалтсагыз, җитди авырып китсәгез, инвалидлык алсагыз, хезмәт хакыгызның зур өлешен югалтсагыз яки балагыз туса гына алырга мөмкин. Кредит буенча процентлар күләме дә, гомум бурыч күләме дә үзгәрмәячәк. Ипотека каникуллары сезнең банк белән килешү срокларына бары тик вакытлыча гына төзәтмәләр кертәчәк. Ягъни, ипотеканы түләү вакыты гына арта — каникуллар күпме дәвам итә, шулкадәргә.

ИСКӘРМӘ

Эшсезлек буенча пособие турында нәрсәләрне белү зарур?

Элегрәк язуыбызча, коронавирус белән бәйле хәл аркасында Президент Владимир Путин эшсезлек буенча пособиенең иң зур күләмен 8000нән 13 949 сумга кадәр күтәрде. Аны бары тик хезмәт биржасында теркәлгән кешеләр генә алырга хокуклы.

Пособие күләме төрле һәм сезнең эштән бушатылганга кадәр булган рәсми керемегезгә бәйле. Беренче өч айда сез элекке керемегезнең 75 процентын

алачаксыз. Аннары тагын өч ай 60 процентын. Ягъни иң зур 13 949 сумны хезмәт хакы 18598 сумнан да ким булмаган кешеләр генә алачак.

Мәсәлән, сез кибеттә сатучы булып эшләдегез, аена 30 мең сум алдыгыз һәм кыскартуга эләктегез. Мәшгульлек хезмәтенә исәпкә басканнан соң, ярты ел буена иң күп күләмдә — 13949 сум акча алачаксыз. Бу элек булганнан 6000гә күбрәк. Әгәр сез рәсми рәвештә 15 мең сум гына алган булсагыз, пособие күләме беренче өч айда 11250 сум тәшкил итәчәк, ә аннары 9000 сум.

Бу — мөһим.

Президент Владимир Путин карарына ярашлы, ата-аналар 2020 елның 1 мартыннан соң эшсез калган гаиләләргә, эшсезлек буенча пособиедән һәм түләүләрдән тыш, якындагы өч айда балигъ булмаган һәр балага өстәмә рәвештә аена өчәр мең сум түләнәчәк.

Кем элек эшләмәгән, рәсми эштә булмаган яки дисциплинаны бозучылар, элеккечә бары тик минималь күләмдә пособие алачак. Башкортстанда бу —1725 сум.

Эшсез буларак исәпкә басу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлегә үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә, шуңа күрә моны интернет аша rabota.bashkortostan.ru сайтында гына эшләргә мөмкин. Ун көн эчендә мәшгульлек хезмәте эшкә урнашу өчен ике вариант тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр туры килгән вакансияләр табылмый икән, кешене документлар тапшыруның беренче көненнән эшсез дип таныйлар, һәм ул пособиегә дәгъва итә ала.

Хезмәт законнары буенча сорауларыгызны кайнар элемтә телефоннары аша бирергә мөмкин: 8-800-707-88-41, +7(347)218-07-25, 218-06-47, 280-88-17, +7960-8066545 (WhatsApp өчен)

Читайте нас: