Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 14:45

ФЕЛЬДШЕР – ТӘҮЛЕК ӘЙЛӘНӘСЕНӘ ЭШ

Дистәләрчә еллар дәвамында шулай булган: фельдшер - авылда абруйлы медицина хезмәткәре һәм барысын да хәл итәргә тиеш. Сәламәтлекләре белән нинди генә проблема булса да авыл халкы фельдшер-акушерлык пунктына ашыга.

Дистәләрчә еллар дәвамында шулай булган: фельдшер - авылда абруйлы медицина хезмәткәре һәм барысын да хәл итәргә тиеш. Сәламәтлекләре белән нинди генә проблема булса да авыл халкы фельдшер-акушерлык пунктына ашыга. Авылдан читкә, район поликлиникасына барган чаклар сирәк күренеш. Авылда медицина хезмәткәрләре һава торышының нинди булуына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга. Фельдшерларның ялы да, бәйрәме дә юк. Асылда, фельдшер ул – авылда гаилә табибы.

Дергачевка авылы фельдшер-акушерлык пунктында озак еллар яхшы белгеч, кешелекле Алсынбаева Гөлназ Фәнис кызы эшли.

7 нче сыйныфта укыганда ук Гөлназ Фәнис кызы медицина хезмәткәре булам, кешеләрне дәвалыйм дип хыялланган. Балачактан кешеләргә ярдәм итү теләге булу мактауга лаек. Дөрес, аның шәһәрдә эшлисе килгән, әмма 1982 елда юллама буенча Дергачевка авылына эләккән. 38 ел инде ул кешеләргә ярдәм итә.

Авыл фельдшеры пациентлары нигездә кан басымы югары булуга, томау һәм башка авыруларга зарлана. Соңгы чиккә кадәр авыруларын сузган кешеләр да юк түгел. Шуңа күрә Гөлназ Фәнис кызы вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрен сорый. Ашыгыч ярдәм кирәк очракта Дергачевка һәм якын-тирә авыллар халкы фельдшерның кесә телефонына шалтырата. Ул авыруны җентекле карый һәм район дәваханәсенә җибәрү-җибәрмәү мәсьәләсен хәл итә.

Гөлназ Фәнис кызы елның елы авылдашларының саулыгы турында хәстәрлек күрә, арыганын да, кичерешләрен дә, куркуын да күрсәтми вакытында бәлане булдырмый кала. Үз эшләрен һәм проблемаларын калдырып, ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына ашыга. Авылдашлары аңа яхшы сүзе, киңәшләре өчен дә рәхмәтле. Фельдшербызыдан башка без берни эшли алмыйбыз.

Минем дә аңа берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем булды. Күптән түгел ирем авырып китте. Гөлназ Фәнис кызы ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче аңа укол ясады.

Җиңел булмаган, тынгысыз, әмма кешеләргә кирәкле хезмәте өчен фельдшерыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Хөрмәтле Гөлназ Фәнис кызы! Барлык пациентларыгыз исеменнән изге кулларыгыз, олы йөрәгегез һәм җылы сүзләрегез өчен Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям. Сезгә ныклы сәламәтлек, барлык эшләрегегездә уңышлар һәм тормышыгызда бәхет-шатлыклар телим!

Р.ПАЛЬЧИК.

Дергачевка авылы.

Читайте нас: