Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 15:15

УТ БЕЛӘН САК БУЛЫГЫЗ!

Янгын күзәтчелеге Стәрлетамак районы халкына язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда сак булуыгызны сорап мөрәҗәгать итә.

Янгын күзәтчелеге Стәрлетамак районы халкына язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда сак булуыгызны сорап мөрәҗәгать итә. Кагыйдә буларак, бу чорда рөхсәтсез коры үлән, чүп-чар яндыралар, табигатьтә янгыннар чыга. Алардан еш кына хуҗалык каралтыларына һәм торак биналарга ут каба.

Бәлагә тарымас өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә, уяу һәм җаваплы булырга кирәк:

-нәни балаларны, инвалидларны һәм олы яшьтәге кешеләрне беркайчан да ялгызларын гына калдырмагыз;

- үләндә учак якмагыз, учакларны караучысыз калдырмагыз;

- тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны ташлар алдыннан

ныклап сүндерегез;

-янгын күрсәгез – үтеп китмәгез. Яңа гына яна башлаган үләнне үзаллы да сүндереп була;

-якындагы сулыктан су алып сибегез, җир белән күмегез.

Торак пунктларында тыела: учак ягу; карап яндырсагыз да биналар һәм корылмалардан 50 метрдан да якын арада калдыклар һәм бушаган савытлар яндыру.

Биналар һәм корылмалар арасында яшәү пунктлары һәм оешмалар территорияләре, шулай ук торак йортларга һәм башка каралтыларга якын участоклар янучан калдыклардан, чүп-чардан, савыт-сабадан, коелган яфраклардан, коры үләнән вакытында тазартылырга тиеш. Һәр торак йорт янында су тутырылган мичкә урнаштыру яки ут сүндергеч кую тәкъдим ителә.

Янгын очрагына ашыгыч телефоннар номерларын хәтерегезгә төшерәбез: 101 – янгын сагы һәм коткаручылар; 112 – GSM стандартында файдаланылучы ашыгыч ярдәм телефоны (112 санына телефон блокировкада торганда да шалтыратып була).

Р.МӨХӘМӘТҖАНОВ,

янгын күзәтчелеге буенча

баш дәүләт инспекторы.

Читайте нас: