Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 17:00

ЯХШЫЛЫК ӨЧЕН СӘБӘП КИРӘКМИ

Тышта елның иң могҗизалы чорыдыр, мөгаен. Һава торышы да шаккатырудан туктамый, җырдагыча «әле генә яңгыр, әле генә кар ява», шуңа карамастан, яз инде үз хокукларына ышанычлы аяк басты. Кояш ныграк җылыта, аның нурлары астында тирә-юньгә җан керә, дөнья яңа тавышлар, кошлар сайравы белән тулылана, ә сулыклар янында инде тал чәчәк ата.

Тышта елның иң могҗизалы чорыдыр, мөгаен. Һава торышы да шаккатырудан туктамый, җырдагыча «әле генә яңгыр, әле генә кар ява», шуңа карамастан, яз инде үз хокукларына ышанычлы аяк басты. Кояш ныграк җылыта, аның нурлары астында тирә-юньгә җан керә, дөнья яңа тавышлар, кошлар сайравы белән тулылана, ә сулыклар янында инде тал чәчәк ата. Күптән түгел шундый матур язгы көннәрнең берсендә юл буендагы елгада кыргый үрдәкләр йөзүен күрдем. Озын юллар үтеп, туган якларында оя корыр һәм нәсел чыгарыр өчен, ерак сәяхәтләрдән әйләнеп кайткан алар.

Аларга карап, ирексездән балачагым искә төште, без дә бит сыерчыклар килүен түземсезлек белән көтә идек. Күпләребез сыерчык оялары ясап, аларны ишегалдында урнаштыра, ә кайберебез булганнарын җентекләп чистартып, киләсе «хуҗалар» өчен әзерли идек. Аннан кайчан гына оялыйлар инде дип көтәбез. Менә бервакыт иртән йокыдан уянуга, тәрәзә артында сыерчык сайравын ишетәсең. «Килделәр!» дигән уй йөгерә башка һәм син, яз хәбәрчеләрен үз күзләрең белән күрү өчен, шундук тышка ашыгасың. Картәнием әйтүенчә, язны кошлар үз канатларында алып килә, димәк, тиздән җылылар башланачак.

Кошлар өчен сыерчык оялары әзерләү традициясе әле дә яши. Хәстәрлек күрсәткән өчен алар безне үзләренең моңлы җырлары белән куандыра һәм бакчаларыбызны корткычлардан саклый. Менә бит тормыш ничек корылган - изгелек яхшылык булып кайта.

Хәзерге заманда нәрсә соң ул яхшылык? Бу сорауга һәр кешенең үз җавабы бардыр, мөгаен, бит яхшылыкны һәркем үзенчә аңлый. Шулай да, җаваплар бер-берсенә охшаш булыр дип уйлыйм: бу – яхшылык эшләргә омтылу, башкаларга рухи җылылык бүләк итү. Минемчә, изгелек – ул ярата, кеше хәленә керә, кичерә белү, рәхмәтле булу, яхшыны күрү сәләте.

Яхшылык эш-гамәлләрдә, алмашка бернәрсә дә таләп итмичә, ярдәмгә килергә әзер булуда чагыла. Кайчагында изгелек гади әйберләр – яхшы сүз, ягымлы караш, ихлас елмаю артында яшеренә. Тик бу кечкенә нәрсәләрдән дә күңел күтәрелә, хәтта, кояш та яктырак елмайган кебек тоела.

Кешенең уңай сыйфатлары турында сөйләшкәндә, беренчеләрдән булып, ярдәмчел, шәфкатьлелек, изге күңеллелек, битараф булмауны һәм башка игелекле сыйфатларны билгеләп үтүебез очраклы түгел.

Танылган язучы, күп кенә матур әсәрләр авторы Чыңгыз Айтматов: «Яхшылык юлда ятмый, аны очраклы рәвештә табып булмый. Яхшылыкка кеше кешедән өйрәнә». Яхшылык дәресләрен бала тәү мәртәбә гаиләдә ала, чөнки ул кеше тормышында беренче иҗтимагый баскыч булып тора. Гаиләдә балалар ата-аналарның, якын туганнарның социаль һәм әхлакый калыпларына ориентирлаша. Изгелек әниләрнең бишек җырлары, картәниләрнең әкиятләре аша тәрбияләнә, аларда яхшылык, һичшиксез, явызлыкны җиңә, картәтиләрнең халык сынамышлары, хайваннар һәм кошлар турындагы хикәяләре, ата-аналарның балалары белән нәрсә ул яхшы һәм нәрсә начар икәнлеге турында әңгәмә корулары да моңа булышлык итә. Уңдырышлы туфракка чәчелгән бөртекләр яхшы шытымнар бирә. Бәләкәйдән шундый мохиттә тәрбияләнгән балалар олыгайгач үзләре дә изге гамәлләр кылачак һәм сабыйларын да шуңа өйрәтәчәк.

“Тормышта иң зур максат нинди? Тирә-якка изгелек чәчү дип уйлыйм. Изгелек ул, барыннан да бигрәк, бар кешеләрнең дә бәхетле булуы. Ул күп нәрсәдән тора, һәм һәрвакыт тормыш кеше алдына бурыч куя, аны башкарып чыгу мөһим. Вак-төяк нәрсәдә дә кешегә яхшылык кылып була, зур ярдәм дә күрсәтеп була, ләкин аларны аерып карарга кирәкми. Күп нәрсәләр, әйтүемчә, вак-төяктән башлана, балачактан, якыннарыңнан,”- дип язган академик Д.С. Лихачев үзенең “Письма о добром и прекрасном” китабында.

Изгелеккә мисаллар бихисап, чөнки моны һәр кеше булдыра ала. Магазиннан сумкалар күтәреп чыкканда авыр ишекне тотып торып, сезне чыгарсалар - бу да изгелек (шушы көннәрдә минем белән булды бу хәл). Моның өчен рәхмәт әйтүе яки елмаеп куюы һич кыен түгел. Бу тормыштан бары бер мисал. Күрүегезчә, изге гамәл кылу өчен әлләни күп кирәкми.

Үзләренең яхшы эшләре белән волонтёрлар җәмгыятькә зур файда китерә. Яшенә һәм социаль статусына карамастан, изге күңелле кешеләр җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә ярдәм итә: дәваханәләрдә медицина хезмәткәрләренә

булыша, олы яшьтәгеләрне караша, югалган кешеләрне эзләшә, хуҗасыз хайваннарны урнаштырырга ярдәмләшә һәм алар турында хәстәрлек күрә, хәйрия эше белән шөгыльләнә. Эшләрен ихлас башкаралар, моның өчен аларга акча түләнми.

Бүген коронавируска бәйле аларның ярдәме аеруча кирәк. Волонтёрлар үз изоляциядә булган олы яшьтәгеләргә, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга өйләренә азык-төлек, дару, беренчел кирәк-яракны кайтарып бирә.

Мондый волонтёрлар бүген бар җирдә дә бардыр, мөгаен, алар безнең авыл биләмәләрендә дә эшли. Мәсәлән, Бүреказганнан абыйлы-энеле Эльмир һәм Эмиль Вахитовлар (фотода) үз изоляциядә булган авылдашларына азык-төлек кайтарып бирүдә ярдәм итә. Аларның апалары Эльвина Парсаева үзенең тегү осталыгыннан файдаланып, башта туганнарына һәм танышларына, аннары авылдашларына битлекләр тегә башлаган.

Кемдер кеше кайгысына битараф була алмый, кемнеңдер

гомерен коткару өчен утка яки суга ташланганнар да аз түгел. Олы йөрәкле кыю кешеләрнең генә кулыннан килә бу. Аны ул рәхмәт ишетү, я булмаса данга менү өчен түгел, ә күңеле кушуы буенча эшли.

Кемдер чишмә башын тазарта, кемдер елга аша басма сала, башкаларга уңайлы булсын өчен эшли ул аны, ә кемдер исә урамнарга матурлык һәм ямь өстәп, чәчкәләр утырта. Моны төрлечә атарга була - изге күңеллелек, кешеләрне ярату, ихласлык (“изгелек” төшенчәсенең синонимнары байтак), әмма нәтиҗәсе бер - кешеләргә изгелек эшләү, файда китерү.

Халык мәкале: “Ни чәчсәң – шуны урырсың,” ди. Кешеләргә күрсәткән изгелегең үзеңә мотлак әйләнеп кайтачак. Һәр изге уй һәм гамәл, яхшы сүз кешене камилрәк итә, рухи яктан баета.

Мәкаләмне Михаил Пришвин сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Изгелек - ул кеше күңелен җылытучы кояш. Табигатьтә бар яхшылык - кояштан, ә тормышта исә кешеләрдән һәм аларның изгелегеннән.” Дөньяга ямь өстәп, изге эшләр башкарырга ашыгыгыз.

Читайте нас: