Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
17 апрель 2020, 13:30

ЯШЬ УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН КОНКУРС БУЛА

Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада яшь укытучыларга грантлар юллау буенча конкурста катнашу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә.

25 җиңүче грант алачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада яшь укытучыларга грантлар юллау буенча конкурста катнашу өчен документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Грантлар ике елга бер тапкыр конкурс нигезендә Башкортстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы 25 яшь укытучысына тапшырыла. Әлеге чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Киләчәк укытучысы” төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурста 30 яшькә кадәр, педагогик стажы ике елдан биш елга кадәр булган педагоглар катнаша ала. Укытучыларның укыту йөкләнеше, вакытында аттестация үтүе дә исәпкә алыначак. Яшь белгечләрнең Русия гражданнары булуы һәм республикада даими яшәүләре мотлак. Документлар Мәгарифне үстерү институтында (Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120, 308нче кабинет) 15 майдан алып 29 майга кадәр кабул ителә.



Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Yash-ukituchilar-chen-konkurs-iglan-itel-224072/

Читайте нас: