Авыл тормышы
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 апрель 2020, 11:30

СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР

Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктырган янә ике кеше вафат булды. Шулай итеп, республикабызда яңа коронавирус ковид-19 сигез кешенең гомерен алып китте. Бу хакта кичә үткән чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктырган янә ике кеше вафат булды. Шулай итеп, республикабызда яңа коронавирус ковид-19 сигез кешенең гомерен алып китте. Бу хакта кичә үткән чираттагы брифингта хәбәр ителде.

Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручыларның 22 яңа очрагы ачыкланган. Башкортстанда бүгенге көнгә коронавирус барлвгы 213 кешедә ачыкланды. Аларның 156сы дәваханәдә. Бүген тагын биш кеше савыгып чыкты. Шулай итеп, республикада коронавирусны җиңүчеләр саны 14кә җитте. Җиңел формада авыручы 35 кеше амбулатор дәвалана.

Соңгы тәүлектә вафат булган ике пациент турында: алар 49 һәм 55 яшьлек ирләр. Беренчесе - Нуриман районыннан, икенче типтагы шикәр диабеты белән авырган, ике яклы тоталь геморрагик пневмония, коронавирусның авыр формасы күзәтелгән. Икенче вафат булган кеше - Уфа районыннан, кискен лейкоз, пневмония булган.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, соңгы тәүлектә 2314 тикшерү үткәрелгән. Әле лабораторияләр тулы куәтенә эшли, шәхси клиникалар да бу эшкә кушыла, 2-3 атналык тест запасы кайткан.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе вәкиле Венер Изикаев републикада коронавирус инфекциясенең өч чыганагы барлыгын билгеләде – Республика клиник дәваханәсе, Бәләбәй дәваханәсе һәм Нефтекамадагы психо-неврология интернаты.
Брифингта белгечләр сорауларга да җавап бирде.

Коронавирустан савыккан 14 кеше үзен ничек хис итә? – Аларның хәле канәгатьләнерлек. Өстәмә дәвалау таләп ителми.
Бәләбәй дәваханәсендәге хәл күпләрне борчый. – Анда пациентларга да, медицина хезмәткәрләренә дә туклану оештырылган. Саклану чаралары, препаратлар җитәрлек.

Уфага дәваханәгә, медицина ярдәме артыннан барырга кирәк булган кешеләргә нишләргә? – Бу мөмкин. Үзең белән юллама һәм документлар булырга тиеш.
Таиландтан кайткан туристлар кайда? – Алар 14 көн обсерваторда карантинда, күзәтү астында булачак. Барлык биологик материаллар алынган, тикшерелә.
Соңгы вакытта Гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән дип, кешеләргә документлар сатып алырга тәкъдим итеп шалтырата башлаганнар? – Әйе, мондый хәл күзәтелә. Бу шалтыратулар ялган. Гигиена һәм эпидемиология үзәге түләүле хезмәтләр күрсәтми. Ул барлык хезмәтләрне бушлай башкара. Шалтырату булган хәлдә үзәкнең үзенә яисә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-Bashkortstanda-so-gi-ya-aliklar-225369/

Читайте нас: