Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
18 апрель 2020, 14:00

ТАҖЛЫ ВИРУС НИНДИ ТЕМПЕРАТУРАДА ҮЛӘ

Франциянең Экс-Марсель универститеты галимнәре коронавирус инфекциясе үлә торган температураны ачыклаган.

Франциянең Экс-Марсель универститеты галимнәре коронавирус инфекциясе үлә торган температураны ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре bioRxiv порталында бастырылып чыккан.

Эксперимент баршында коронавирус штаммын стериль һәм биоматериал салынган пробиркаларга урнаштырганнар. Моннан соң ике пробирканы да 1 сәгать дәвамында 60 градуска кадәр җылытканнар. Стериль булмаган өлгедә шул вакыттан соң да коронавирусның артырга сәләтле булуы ачыкланган. 15 минут дәвамында өлгене 92 градуска кадәр кыздырганнан соң гына коронавирусның активлыгы беткән.

Ә бит күпчелек лабораторияләрдә дезинфекция эшләре материалларны 1 сәгать дәвамында 60 градуска кадәр генә җылытып башкарыла. Галимнәр вирусның югары микъдары булган өлгеләрдә коронавирусны “үтерер” өчен бу гына җитмәскә мөмкин дигән фикердә. Шулай ук галимнәр бу тикшеренүләр нәтиҗәләре коронавирусның активлыгын бетерер өчен кулайрак ысул сайларга мөмкинлек бирер дип өметләнәләр.

Март аенда Гонконг университеты галимнәре коронавирус аеруча актив булган температураны атаган иде. Таҗлы вирусның “яраткан” температурасы — 4 градус җылылык. Дезинфекция эшләре үткәрмәгәндә, шундый шартларда вирус 14 көн (!) актив булып кала.

Автор : Әлфия Шакирҗанова
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Koronavirus-nindi-temperaturada--l-224276/
Читайте нас: