Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
18 апрель 2020, 15:00

ТАИЛАНДТАН КАЙТКАН ТУРИСТЛАРНЫ ОБСЕРВАТОРГА ОЗАТТЫЛАР

16 апрельдә Уфага Таиландның башкаласы Бангкоктан Русия туристлары кайтты.

16 апрельдә Уфага Таиландның башкаласы Бангкоктан Русия туристлары кайтты.

“Урал авиалинияләре” авиакомпаниясенең U6-3622 рейсы 04.17 сәгатьтә башкалага килеп җитте.

Тәүдә самолет бортында 179 кеше булган. Очкыч башта Казан халыкара аэропортына төшкән. Анда ул, 111 пассажирны калдырып, Уфага очкан.

Республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстанга әлеге борт белән 68 пассажир кайткан. Аларның 58е – өлкәннәр, 10ысы – балалар.

Самолет җиргә утыру белән пассажирлар бортта анкета тутырган. Аларга Роспотребнадзорның мәҗбүри рәвештә карантинга китәргә кирәклеге турындагы карары таратылган. Ә аэропортта инде Таиландтан кайтучыларның барысына да коронавирус инфекциясенә тест ясалган.

“Төбәк җитәкчеләренең барысы да үз гражданнары өчен өйләренә кайту мөмкинлеген оештырмады. Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Алар тырышлык салгандыр дип уйлыйм, чөнки борт ике төбәк кешеләрен алып кайтты”, – ди пассажирларның берсе Андрей Вяткин.

Уфага кайтучыларның тән температурасы нормада иде. Аларның барысын да обсерваторга җибәрделәр. “Республика һәм, гомумән, ил халкының сәламәтлеге өчен бу адекват чаралар”, – диде пассажирлар.

Автор : Язгөл Сафина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Ufaga-Tailandtan-turistlar-kaytti-223862/
Читайте нас: