Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
18 апрель 2020, 12:05

ТАШЛАМАЛЫ ИПОТЕКА

Ташламалы ипотека программасында катнашу өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ташламалы ипотека программасында катнашу өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Владимир Путин яңа төзелгән йортларда торак сатып алу өчен Русия халкына 6,5 процентлы ипотека бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ил Президенты төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
“Гражданнарыбызга да, төзелеш тармагына да ярдәм итү өчен махсус ташламалы ипотека программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Дәүләт ярдәме белән кешеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирергә кирәк. Мондый программа кысаларында төбәкләрдә - 3 миллион сумга кадәр, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 миллион сумга кадәр яңа „комфорт“ класслы торак сатып алуга еллык 6,5 процент белән ипотека алырга мөмкин булачак”, — диде Владимир Путин.
Президент ассызыклавынча, мондый ипотека алу өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Vladimir-Putin-6-5-protsentli-ipoteka-birerg-t-kdim-itte-225556/

Читайте нас: