Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
19 апрель 2020, 11:30

Хөрмәтле Стәрлетамак районы православие христианнары!

Бу язгы көндә кешеләрнең йөрәкләре якты бәйрәм шатлыгы белән тула. Изге Пасха бәйрәме тынычлык, яхшылык һәм гаделлек тантана итүенә ышанычны арттыра. Ул мәхәббәт һәм татулыкны гәүдәләндерә, традицион рухи кыйммәтләр нигезендә безнең барыбызны да берләштерә, изге эшләр кылу, мәрхәмәтлек күрсәтү теләге тудыра, мәхәббәт һәм өмет хакына корбан кылуның бөек мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә.

Хөрмәтле Стәрлетамак районы православие христианнары!

Сезне шатлыклы бәйрәм – Христосның яңадан туу көне белән котлыйм!

Бу язгы көндә кешеләрнең йөрәкләре якты бәйрәм шатлыгы белән тула. Изге Пасха бәйрәме тынычлык, яхшылык һәм гаделлек тантана итүенә ышанычны арттыра. Ул мәхәббәт һәм татулыкны гәүдәләндерә, традицион рухи кыйммәтләр нигезендә безнең барыбызны да берләштерә, изге эшләр кылу, мәрхәмәтлек күрсәтү теләге тудыра, мәхәббәт һәм өмет хакына корбан кылуның бөек мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә.

Шушы язгы бәйрәм көннәре барлык Стәрлетамак районы халкына тынычлык, бәхет һәм уңышлар алып килсен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы йөрәкләрегезне җылытсын. Барлык изге уй-ниятләрегез гамәлгә ашсын!

Ә. Әбдрәфыйков, район Хакимияте башлыгы.

ИЗГЕ ХРИСТОС ТУГАН КӨН

Изге Пасха – христианнарның рухи тормышында төп вакыйга, аны православие чиркәве һәм диндар кешеләр аерым бер тантана һәм ихтирам белән бәйрәм итә. Бу бөек көнне үпкә-рәнҗешләр, сагыш-борчулар, күралмаучанлык, дошманлык хисләре онытылып тора. Чиркәүләрдә яңгыраган җырларны ишеткәч күңелләр яңарып, каты бәгырьләр дә эреп киткәндәй була. Бу көнне шундый рәхәт, яшисе, туган таңга сөенәсе, барысын да яратасы, ышанасы һәм чын күңелдән гыйбадәт кыласы килә.

Бу бәйрәм диннең, өмет һәм мәхәббәтнең олылыгын гәүдәләндерә, дингә ышанучыларның рухи көчен ныгыта, аларның уй-тойгыларын югары гуманлы идеяларга юнәлтә. Ул шәфкатьлелек һәм миһербанлык, изгелек һәи гаделлек, сабырлык һәм бер-беребезне аңлап карау кебек нигезне тәшкил иткән кыйммәтләрне искә төшерә, яхшылыкның начарлыкны җиңеп чыгуына өмет уята. Алланың рәхмәте белән тагын Пасха бәйрәмен каршылыйбыз. Аллага дан җырлап, аңа табынып, без аның һәрвакыт безнең белән булуын, ул кеше тормышы мәгънәсенең асылы һәм бәхете булуын онытмыйбыз. Бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен.

Уфа епархиясе икенче округы (Стәрлетамак шәһәре Стәрлетамак районы буенча) благочинные, митрофор протоирей Павел Миронов

Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон гыйбадәт кылучыларга чиркәүгә килмәүләрен үтенде: коронавирус инфекциясе шартларында властьләр кушканны үтәп, үз изоляциядә торырга кирәк.

“Кадерле туганнар, Башкортстан Республикасы православие халкы! Барлык дөньяда коронавирус инфекциясе таралды. Алда Пасха бәйрәме, Радоница, бу вакытта без зиратларга барырга күнеккәнбез. Әмма тормыш кайвакыт үзенең законнарын куя. Белүебезчә, инфекция һава аша гына түгел, аралашканда да йога. Кешеләр үзара аралашудан туктамый торып, аның туктавы икеле...

...Миңа сезгә: “Пасхада һәм Радоницада чиркәүләргә килмәгез...” дияргә генә кала.

Республиканың һәр чиркәвендә диярлек һәм безнең кафедраль собордан да көн саен иртән һәм кич онлайн – гыйбадәт кылыначак. Сез дә аны тыңлап, безнең белән бергә башкара аласыз. Безнең, руханиларның бурычы – барысы өчен дә гыйбадәт кылу. Аллаһ безнең теләкләребезне ишетеп кенә калмас, ә үтәр дә. Без өйләребездә утырып, тәртип сакласак инфекцияне дә тизрәк җиңәрбез. Барыгызны да Аллаһ сакласын!” – диде митрополит Никон үзенең мөрәҗәгатендә.

асха – христианнарның төп һәм тантаналы бәйрәме. Быел ул 19 апрельгә туры килә. Калган православие бәйрәмнәре - Бәрмәнчек (Вербное воскресенье), Вознесение Господне, Изге Троица да Пасхага бәйле.

Пасханы бәйрәм итү – иң озайлысы: 40 көн дәвамында диндарлар Христос терелеп тору көне белән бер-берсен котлый.

Изге Христос Туган көн – бу аеруча шатлыклы һәм тантаналы көн, диндарлар аны бергәләп җыелышып гыйбадәтләр кылып каршылый.

Пасха гыйбадәте шимбәдән якшәмбегә каршы төндә башлана; ул шатлыклы башкарыла. Бу – Христос яңадан терелеп торган көнгә, Аллаһ һәм кешенең бердәмлегенә, тормышның үлемне җиңүенә тантаналы гимн.

Пасха алдыннан Бөек ураза була, ул табын, ризыклар кабул итү белән тәмамлана. Бәйрәм табынында төп атрибутлар – буялган йомырка, кулич һәм пасха (йөзем белән эремчектән). Буялган йомырка (элегрәк бу кызыл йомыркалар гына булган) - Иисус Христос каны сеңгән һәм шуның аша яңа тормышка омтылган тынычлык символы. Кулич (күпереп пешкән калач) – диндарлар

тыбынырга тиешле Ходай Тәгалә символы. Әйткәндәй, Дәртле шимбәдә (Страстная суббота) бу пасха ризыклары чиркәүдә изгеләндерелә.

Әлеге килеп туган хәлне исәпкә алып, Русь православие чиркәве диндарларга коронавируслы инфекция йоктыру куркыны турында хәтерләренә төшерә. Православие дине халкын өйләреннән чыкмый гына гыйбадәт кылырга чакырган Мәскәү һәм Барлык Русь Патриархы Кириллның пасха гыйбадәтен телевизордан карау белән генә чикләнергә кирәк. Бу бүгенге көнне аеруча көнүзәк, хәер, моны күпләр аңлап карый, килеп туган хәлләр аерым бер сынау булып тора, хәтта бөек бәйрәмнәрдә якыннарыбыз һәм туганнарыбыз иминлеге хакына чиркәүгә барудан тыелырга туры килә.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары материаллары буенча.

Читайте нас: