Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
20 апрель 2020, 11:15

БҮГЕННӘН ПРОПУСК БЕЛӘН ГЕНӘ ЧЫГАРГА МӨМКИН

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу аркасында югары әзерлек режимын кертү турындагы Указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралу аркасында югары әзерлек режимын кертү турындагы Указга кул куйды.

2020 елның 20 апреленнән эшчәнлеге туктатылмаган оешмаларга эшкә керү шәхесне раслаучы документ һәм яңа төрдәге кәгазь пропуск буөенча рөхсәт ителә.
Элек эш бирүче тарафыннан бирелгән белешмәләр, пропусклар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләре биргән пропусклардан тыш, гамәлгә яраксыз.

Әлеге пропуск өйдән эшкә бару һәм кире кайту өчен кирәк. Пропускның үрнәген Башкортстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында https://npa.bashkortostan.ru/27874/ һәм https://doroga02.ru/ сайтында алырга була.

Пропуск оешманың төп эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәткәрләргә бирелә һәм эш көннәрендә эш сәгате башланганчы - 90 минут, эш сәгате тәмамлангач 90 минут гамәлдә була. Эш режимы пропускта языла.

Эшкә шәхси автомобиль белән килгәндә https: //doroga02.ru/ сайтында теркәлергә кирәкми.

Башкортстанда эшчәнлеге туктатылмаган оешмалар (шәхси эшкуарлар) категорияләренең (төрләре, эшчәнлек юнәлешләре) тулырак исемлеге белән https://doroga02.ru/ һәм https://npa.bashkortostan.ru/27874/ сайтларында таныша аласыз.



Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Regim-katgiylana-227141/

Читайте нас: