-6 °С
Болытлы
Стәрлетамак шәһәрендә коточкыч вакыйга булды. Үз фатирында 23 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган. Билгеле булуынча, мәрхүмнең өч баласы калган.
23 яшьлек Юлайның тормышында күптән түгел шатлыклы вакыйга - ул өченчегә әти булган иде. Күңелле, ягымлы ирнең проблемалары булмаган, әмма кече улы туганнан соң бер ай узгач, ул үз теләге белән дөньядан киткән.
Тикшерүләр буенча, яшь ир үз-үзенә кул салган. Бу коточкыч хәлгә ирне нәрсә этәрүе билгесез. Ирнең гаиләсе һаман да бу хәлгә ышана алмый.
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Фото: https://gorobzor.ru/