Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
20 апрель 2020, 15:00

"Фән" проекты галимнәргә зур мөмкинлекләр бирә

Башкортстанда гомумдәүләт проектлары уңышлы тормышка ашырыла

Русиядә, шул исәптән Башкортстанда, гомумдәүләт проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Мәсәлән, "Фән" проекты яңа эзләнүләр үткәрү, ачышлар ясау җәһәтеннән галимнәргә зур мөмкинлекләр бирә.

– "Фән" гомумдәүләт проекты үзенә күрә трамплин ролен үти, – дип сөйли фән кандидаты Әсләм Токымбәтов. – Аның нигезендә эзләнү эшләрен алып барасың һәм тикшеренү белән шөгыльләнәсең. Бу җәһәттән ярыйсы гына зур чыгымнар бүленә. Яңа проектларны гамәлгә ашыру, яңадан-яңа тикшеренү эшләренә керешү Русия фәнен алга җибәрүгә мотлак булышлык итәчәк.

"Фән" гомумдәүләт проекты киләсе биш елда алдынгы фәнни базаларда Русия галимнәренең хезмәтләрен басуны арттыруны, яшь галимнәр сафын ишәйтүне максат итеп куя. Шулай ук, Русия дәүләте фәннең өстенлекле юнәлешләре буенча ТОП-5 исемлегенә керергә тиеш, дигән бурыч та куела.

Бу башлангычлар өчен бюджеттан тыш сектордан бүленгән матди ярдәмне 50 проценткача арттыру күз уңында тотыла. Шулай ук илебез җитәкчелеге гыйлем юлына баскан өметле яшьләрне үзебезгә җәлеп итү, ягъни Русиядә эшкә калдыру җәһәтеннән дә максатлы эш алып бара.

Фото:run.news-today.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Proekt-ya-a-m-mkinlekl-r-acha-228103/

Читайте нас: