2007 елдан башлап 20 апрель көнне Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә.
Шул вакытлардан бирле трансфузиология фәне бик күпкә алга китте: кан төркемнәре ачылды, каннар компонентларын һәм препаратларын алу һәм куллану технологияләре кертелде. Әмма, элеккегечә, миллионлаган авыру кешеләрнең гомерләрен донорлар каны коткара.
Быел Милли донор көне "Донор булып кал, кан тапшыр" чакыруы белән уза, ул бигрәк тә, пандемия вакытындагы үзчикләү чорында бөтен Россия буенча актуаль булып тора. Ни кызганыч, табиблар белдерүенчә, бу көннәрдә донорлар активлыгы азайган.
Донорлар каны элеккечә онкология диспансерында, кардиоүзәктә, гематология бүлекләрендә, бала табу йортларындагы пациентларга кирәк.
Бер генә катлаулы операция дә донор каныннан башка узмый. Синең каның кемнеңдер гомерен саклап калуын белү дә нинди горурлык бит. Бу хакта онытмасак иде.