Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 12:50

21 апрель - Урындагы үзидарә көне

Урындагы үзидарә заманча Русиядә демократик үзгәрешләрне уңышлы гамәлгә ашыруда иң мөһим шартларның берсе булып тора. Чөнки урындагы үзидарә органнары халыкка якын тора, аларга аерым җаваплылык өстәлгән. Кешеләрнең тормыш кимәле һәм тулай властька халык мөнәсәбәте нәкъ аларның эш сыйфатына бәйле.

Урындагы үзидарә заманча Русиядә демократик үзгәрешләрне уңышлы гамәлгә ашыруда иң мөһим шартларның берсе булып тора. Чөнки урындагы үзидарә органнары халыкка якын тора, аларга аерым җаваплылык өстәлгән. Кешеләрнең тормыш кимәле һәм тулай властька халык мөнәсәбәте нәкъ аларның эш сыйфатына бәйле.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Хезмәтегез канәгатьлек китерсен, иминлекләрен кайгырткан кешеләрнең хезмәтегезне тануы һәм рәхмәтләре сезгә бүләк булып барсын!

М.МУСАКАЕВ, БР Стәрлетамак районы муниципаль район Советы рәисе.

Бүген муниципалитетлар кимәлендә халыкның көндәлек тормышы сыйфатын билгеләгән иң мөһим һәм көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә, бу – социаль инфраструктураны камилләштерү, производствоны үстерү өчен шартлар булдыру, ял һәм мәдәният, сәүдә һәм элемтә, көнкүреш хезмәтләндерүе белән тәэмин итү, гомум кулай мәгариф, саулык саклау һәм башкаларны тәкъдим итү.

Араларында яшәп, аларга хезмәт итүдән дә почетлырак һөнәрнең булуы да мөмкин түгел.

Бу бәйрәмне муниципаль хезмәткәрләр генә түгел, ә муниципаль район һәм авыл биләмәләре Советлары депутатлары, гражданлык җәмгыяте вәкилләре, урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә битараф кала алмаган инициативалы, аерым территориядә халык иминлегенә ирешү өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмаган гражданнар да үзенеке дип исәпли ала.

Барлык урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләренә, ветераннарга, депуталар корпусына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм бердәмлек, районыбыз, республика һәм барлык ил иминлеге хакына урындагы үзидарәне арытабан да ныгытуда яңадан-яңа уңышлар телим.

Ә.ӘБДРӘФЫЙКОВ, район Хакимияте башлыгы.

Читайте нас: