Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 15:30

ДӘВАХАНӘНЕҢ БАШ ТАБИБЫ ҮЗИЗОЛЯЦИЯЛӘНӘ

Бүген Куватов исемендәге Республика дәваханәсендә пациентлар эшләре медицина хезмәткәрләренең яңа бригадасына тапшырыла. Дәваханәнең баш табибы Эльза Сыртланова өенә изоляциягә җибәрелә.

Бүген Куватов исемендәге Республика дәваханәсендә пациентлар эшләре медицина хезмәткәрләренең яңа бригадасына тапшырыла. Дәваханәнең баш табибы Эльза Сыртланова өенә изоляциягә җибәрелә.

Республика дәваханәсендә карантин тәмамланды. “Яшел зона”да эшләүче хезмәткәрләрдән кайберәүләр өйләренә җибәрелә, кемнәрдер, гадәттәгечә, тәүлек әйләнәсенә кизү торуын дәвам итәчәк.

Дәваханәнең баш табибы Эльза Сыртланова 5 майга кадәр өенә изоляциягә китә. Аның урынына баш табиб вазыйфасын вакытлыча Евгений Кустов башкарачак.

6-31 майда республика дәваханәсе республиканың барлык кешеләре өчен эшли башлаячак. Ковид-19 йоктыручылар белән бәйләнештә булганнар өчен дә, башка профильдәге ярдәм кирәк булган инфекцияле пациентларга да ярдәм күрсәтеләчәк. Әле пульмонология бүлегендә булганнар да дәвалануын дәвам итәчәк. Хәл тотрыклангач, алар яшәү урыны буенча табиб күзәтүе астына җибәреләчәк.

Фото: allufa.ru

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Bash-tabib-izolyatsiyag-kit-230383/

Читайте нас: