Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 18:00

ЭШКУАРЛАР, СЕЗНЕҢ ӨЧЕН!

Башкортстанда «Минем бизнес» үзәге «БР хатын-кыз эшкуарлары ассоциациясе» оешмасы белән берлектә файдалы булу акциясен (#марафонполезности) башлап җибәргән. Монда бизнес вәкилләре гади, аңлаешлы тел белән Башкортстан эшкуарларын кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирә.

Башкортстанда «Минем бизнес» үзәге «БР хатын-кыз эшкуарлары ассоциациясе» оешмасы белән берлектә файдалы булу акциясен (#марафонполезности) башлап җибәргән. Бу чара Владимир Путинның май указы белән расланган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык итү» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Акциянең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: көн саен әлеге вакыт режимында бизнес вәкилләре гади, аңлаешлы тел белән Башкортстан эшкуарларын кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирә.

-Марафон март ахырында башланды һәм апрель буе дәвам итәчәк. Көн саен инстаграмда туры эфирда бизнес хуҗалары һәм экспертлар үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша. Төрле темалар буенча сөйләшүләр үтә: «Кризис чорында ничек эшләргә?», «Пандемия чорында яңа законнар» һ.б.

«Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Айгөл Хәбибрахманова республика эшкуарларын килеп туган хәл нык борчый, алар кайсы юнәлештә эшләргә белми, ди.

-Безнең кайнар линиягә бихисап сораулар ява. Аларның һәркайсы аерым тикшерелә. Без күбрәк әлеге хәлдә бизнеска нинди дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында сөйлибез, - ди ул.

Айгөл Хәбибрахманова шулай ук номатив-хоккук актларының көн саен үзгәреп торуын, шул сәбәпле тагын да «сыгылмалырак» булу һәм бүгенге көн таләбенә яраклаша белү кирәклеген ассызыклый эшкуар ханым.

Фото: ufa.today

Автор : Ибрагимова Эльмира
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Eshkuarlikta-zara-yard-m-230065/
Читайте нас: