Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 17:45

Коронавирустан куркып үзенә кул салган

Соңгы арада бу афәттән куркып паникага бирелүчеләр саны артканнан-арта

Зәңгәр экраннардан да, гәзит-журналлар битләреннән дә коронавирус инфекциясен йоктыру хәвефе хакында күп сөйләнелә, языла.

Кемдер мәгълүматны дөрес кабул итеп, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген саклауны хәстәрләсә, кайбер кешеләрне бу кадәр мәгълүмат паникага китерә.

Менә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз, әлеге чирне йоктырудан куркып, үз-үзенә кул салган.

Хатынның җансыз гәүдәсен ире тапкан. Мәрхүмә күпкатлы йорт тәрәзәсеннән сикереп һәлак булган. Үлеме алдыннан язган хатында ул: «Гафу итегез мине, мин сезне бик яратам, авыру йоктырудан бик куркам», — дигән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Koronavirus-yoktirudan-kurkip-lg-n-230473/

Читайте нас: