Авыл тормышы
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 13:10

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫНДА ОПЕРАТИВКАДА

Районның кайбер магазиннарында лимонга бәяләр артуы күзәтелә, аның килограммына бәяләр 380нән 500 сумга кадәр тибрәлә. Федераль күләмдәге сәүдә нокталарында социаль әһәмиятле һәм беренчел кирәк-ярак товарларга бәяләр элеккечә.

Районның Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 604 мөрәҗәгать килде: ашыгыч хезмәтләр телефонына юнәлтү – 13, торак-коммуналь хезмәтләр – 2, консультация ярдәме – 589. Ике янгын булды. 15 апрельдә Косяковка авылында ачык территориядә 0, 09 гектар мәйданда коры үлән янды. Ут белән саксыз эш иткән 1965 елгы гражданинга административ протокол төзелде. 19 апрельдә Айгөл авыл Советының Сухайле елгасы сул як ярында шулай ук 0, 03 гектар мәйданда коры үлән янды. Ел башыннан барлыгы 25 янгын булды, аларда 2 кеше зыян күрде, корбаннар юк.

Урындагы әһәмияттәге юлларда 17 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Мәсәлән, Рощинский-Уфа – Ырынбур юлының 1 нче километрында автомобиль юлдан читкә төшеп китте. 1966 елгы водитель автомобильгә кысылып кала, аны алып, Салават шәһәренә дәваханәгә озаталар. Сулыкларда вакыйгалар теркәлмәде.

20 апрельгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәэсир итүче матдәдә 4309 тонна (80,6 %) минераль ашлама кайтарган, алардан 3230 тонна – азотлы. 127 тонна үсемлекләрне саклау чарасы (таләп ителгән күләмнән 63%) кайтарылган. Нигездә бу фунгицидлар (агу) һәм гербицидлар. Барлыгы чәчү мәйданнарының 30 проценты эшкәртелгән.

Укучыларның дистанцион укуы дәвам итә: үткән атнада уртача алганда көненә 485 онлайн дәрес, бу 77% укучы җәлеп ителгән дигән сүз, электрон кейслар ярдәмендә 1585 дәрес үткәрелде, 23 укучыга биремнәр кәгазь вариантта тапшырыла. Балаларның өстәмә дистанцион белем алуы 96 процентка җитте. Мәгариф бүлеге алдында торган төп бурыч – онлайн-занятиеләрнең санын һәм сыйфатын арттыру. Расланган графикка ярашлы, өченче атнага азык-төлек җыелмасы 23-24 апрельдә таратылачак. Ата-аналар соравы, шулай ук хөкүмәтнең җитештерүчеләргә тәкъдимнәре буенча аның җыелмасы бераз үзгәрәчәк.

Хакимият тарафыннан 52 юнәлеш буенча товарларга уртача ваклап сату бәяләренә даими мониторинг үткәрелә. 8-17 апрельдә суганга уртача бәя 35 сумга (+45, 8 %) җиткән, 8 апрельгә кадәр аның бәясе 24 сум иде. Районның кайбер магазиннарында лимонга бәяләр артуы күзәтелә, аның килограммына бәяләр 380нән 500 сумга кадәр тибрәлә. Федераль күләмдәге сәүдә нокталарында социаль әһәмиятле һәм беренчел кирәк-ярак товарларга бәяләр элеккечә.

Районның 20 авыл биләмәсендә 61 волонтёр эшли. Мәсәлән, үткән җомгада 14 кешегә ярдәм күрсәтелгән, үткән чорда барлыгы 106 заявка үтәлгән. 20 ирекле халык дружинасында 92 кеше исәпләнә, алар тулы үзизоляция чорында эшкә кушылган.

Оператив киңәшмә барышында шулай ук яңа коронавируслы инфекция таралу куркынычына бәйле агымдагы хәлләр, халыкның үзизоляцияне ничек үтәве, авыру очракларына команда-штабның координация буенча күнекмәләре нәтиҗәләре, районда ташкынга бәйле хәлләр, Хакимият Башлыгының бер атнага биргән йөкләмәләре үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.

Хакимият башлыгы адресына үткән атнада 34 мөрәҗәгать килгән, алардан 20 – гариза, 14 – шикаять. Социаль челтәрләр аша башлыкка 24 граждан мөрәҗәгать иткән.

Читайте нас: