Авыл тормышы
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 17:00

РЕСПУБЛИКАДА ӨСТӘМӘ ЧИКЛӘҮЛӘР КЕРТЕЛДЕ

Илдә һәм республикада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуына бәйле өстәмә чикләүләр кертелде

Илдә һәм республикада коронавирус белән авыручылар санының кискен артуына бәйле өстәмә чикләүләр кертелде

Ил Президенты Владимир Путин­ның “коронавирус таралуга бәйле хәлнең иң кискен чорын алдагы ике-өч атнада көтәргә кирәк”, дип белде­рүе дөрескә килә. Узган атнада Русия­дә әлеге зәһәр вирусны йоктыручылар саны 47 мең кешедән артып китте. Башкортстанда да саннар геометрик прогрессиядә үсә. Мәкалә язылган вакытта республикада авыручылар 349 кеше иде.

Хәлнең әлегә катлаулана баруына бәйле ил күләмендә дә, республикада да өстәмә чаралар күрелә һәм бу атнадан яңа чик­ләүләр дә кертелде. Аерым алганда, 16 апрельдә ил Президенты Владимир Путин Русиянең Иминлек советы утырышында, коронавирус таралуга бәйле, Җиңү пара­дының да соңрак вакытка күчере­ләчәге турында белдерде. Бу хакта аңардан бер көн алда 12 ветераннар оешмалары җитәкчеләре сораган. Алар белдерүенчә, коронавирус котырынган чорда парад уздыру анда катнашучыларның сә-ламәтлегенә хәвеф белән янарга һәм го­мум хәлне тагын да кискенләштерергә мөмкин. Шуңа да хәзер парадны коронавирусны җиңгәннән соң, чын-чыннан тынычлык һәм иминлек чарасы итеп, киңколачлы билгеләргә карар ителде.

Башкортстанда да бу атнада үз-үзеңне изоляцияләү режимына өстәмә чикләүләр кертелде. Узган шимбәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шушы хакта документка кул куйды. Аңа ярашлы, берен­че­дән, 20 апрельдән башлап моңа кадәр бирелгән барлык хәрәкәт итү­гә рөхсәт кәгазьләре дә гамәлдән чыгарылды. Яңаларын исә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында эшләргә рөхсәт бирелгән предприятиеләр хезмәткәрләре генә алды. Аларның исемлеген Хөкүмәт раслады. Әлеге рөхсәт кәгазьләрендә мотлак рәвештә һәр хезмәткәрнең эштә булу вакыты, эш режимы, өй һәм эш урыны адреслары, ул йөргән автомобильнең маркасы һәм дәүләт теркәве номеры, шәһәр буйлап эш буенча хәрәкәт итүе турында язу теркәлә. Юлда булу вакыты да 90 минуттан артырга тиеш түгел.

Икенчедән, үз-үзеңне изоляция­ләү режимын бозучыларга карата кискен чаралар күреләчәк. Тикшерүләр саны да, штраф салу күләме дә артачак һәм ул гражданнар өчен 30 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Өченчедән, кичәге көннән алып, җәмәгать транспортында һәм таксида фәкать битлек һәм перчаткалар киеп кенә йөрергә ярый. Әлеге таләпне үтәмәгән өчен, шулай ук, административ җаваплылык карал­ган.

Дүртенчедән, хәзер 13-18 сәгатьләрдә дә балаларның ихатада һәм аннан читтә уйнап йөрүләре катгый тыела. Алар шушы вакыт аралыгында фәкать кибеткә, аптекага бару өчен яисә эт-песи­ләрен урамда йөртеп керү өчен генә өйдән чыга ала. Бу очракта бала закон бозган өчен аларның ата-аналары штраф түләячәк.
Бишенчедән, хәзер җитди сәбәп­сез Уфадан яки башка шәһәр­ләрдән читкә чыгу да чикләнгән. Шәһәргә кергән-чыккан урыннарда моңа тиешле рөхсәт булу-булмавын ЮХХДИ инспекторлары тик­шерәчәк. Тиешле рөхсәт юк икән, билгеле, бу очракта да штраф түләргә әзер булырга кирәк.
Әйткәндәй, җитди сәбәпләр бул­ган очракта да хәзер атнасына ике тапкыр гына, билгеле, тиешле рөхсәт алып, юлга чыгарга мөмкин. Соңгы атнада автомобильчеләр арасында киң популярга әйләнгән dоrоgа 02.ru сайты бу атнадан башлап шул кадәр генә рөхсәт бирәчәк. Ә андагы бар мәгълүмат ЮХХДИ базасында булачак һәм инспекторлар теләсә кайсы урында туктатып, сезнең рөхсәт кәгазенең булуын һәм дөреслеген тикшереп карый алачак. Монысы алтынчы яңалык булды.

Җиденче өстәмә исә социаль учреждениеләргә кагыла. Дүшәмбедән башлап, картлар йортлары, интернатлар, балалар йортлары, башка социаль объектлар барысы да карантинга ябылды. Ягъни аларга бару да, алардан чыгу да катгый тыела!
Республика җитәкчелегенең шушы рәвешле үз-үзеңне изоляция­­ләү шартларын катыландыруы, аңлашыла, очраклы түгел. Бер яклап, республикада коронавируска бәйле хәл кискенләшә барса, икенче яктан, соңгы атналарда халык берникадәр “тугарылды”, режим таләпләренә бармак аша карый, аның белән исәпләшми башлады, дисәк тә арттыру булмастыр. Моны яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штаб утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та сызык өстенә алды.
— Икътисад тармагындагы аерым өлкәләрне эшкә кушуга бәйле, кайбер гражданнар үз хокукларыннан намуссыз рәвештә файдалана башлады. Бары тик 13 апрельдән 15 апрельгә кадәр аралыкта гына да, бер Уфада гына полиция хез­мәткәрләре һәм республиканың власть органнары тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу турында 1,5 мең протокол төзелгән. Болай булмый, хәлне кискенләштерергә теләмибез икән, үз-үзеңне изоляцияләү режимы таләпләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш, — диде утырышта Радий Хәбиров.
Башкортстанның җәмәгать хә-вефсезлеге буенча ведомствоара Советы секретаре Алексей Касьянов та режим таләпләренең һәр очракта да төгәл үтәлмәвен сызык өстенә алды.
— Күп кенә ата-аналар “комендант сәгате” кертелүен 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр балигъ булмаган балаларга урамда иркенләп трай тибеп йөрү мөмкинлеге бирү дип кабул итте. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы атнада урамда йөргән балалар саны артты. Моңа ныклы чик куярга кирәк, — диде ул тирән борчылу белдереп.
Утырышта бәян ителгәннәрдән чыгып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дүшәмбегә кадәр барлык муниципалитетлар һәм пред­приятиеләр җитәкчеләренә дә алар җаваплылыгындагы территорияләрдә ныклы тәртип урнаштыру бу­рычы куйды. Ә инде шушы хәл-шартларда да кемнәр үз-үзеңне изо­ляцияләү режимын, аның кагый­дәләрен боза икән, үзләренә үпкә­ләсен. Моннан алдагы оператив киңәшмәдә республика җитәк­чесе Радий Хәбиров белдерүенчә, бу җәһәттән беркемне дә кызгану булмаячак. Чөнки коронавирус котырынган чорда өйдә, изоляциядә утыру, беренче чиратта, һәркемнең үзе өчен кирәк, гомум җәмгыятьнең хәвефсезлеге дә шуңа бәйләнгән. Шулай булгач, кагыйдә бозган өчен, сезгә 30 мең сум штраф чәпәгәннәр икән, бигайбә. Әлеге хәл-шартларда беренче урында — халык сәламәтлеге һәм хәвефсезлек!

Илдар Фазлетдинов.

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/H-l-katlauli-regim-katgiy-229816/

Читайте нас: