Авыл тормышы
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
21 апрель 2020, 17:30

УРМАННАРДА ЯНГЫН ХӘВЕФЕ СЕЗОНЫ БАШЛАНДЫ

Республика урманнарында янгын хәвефе сезоны 20 апрельдә башланды, дип хәбәр итә урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада көннәр җылыну аркасында, авыл хуҗалыгы җирләрендә янгын очраклары теркәлә башлаган.

Республика урманнарында янгын хәвефе сезоны 20 апрельдә башланды, дип хәбәр итә урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. Республикада көннәр җылыну аркасында, авыл хуҗалыгы җирләрендә янгын очраклары теркәлә башлаган. Язын коры үлән һәм салам өелеп калган басуларны яндыру катгый тыелса да, кайберәүләр әлеге таләпләрне үтәми. Нәтиҗәдә, салам гына яндырам дип башланган гамәлләр урман янгынына кадәр барып җитә. Кемнеңдер битарафлыгы аркасында табигать каза күрә. Һәм, ни кызганыч, ел саен бер үк хәл кабатлана.

2019 елда республиканың урман фонды территориясендә 2232 гектар мәйданда 160 урман янгыны теркәлгән. Башкортстан урманнарының 1134 гектар мәйданында 11 зур янгын сүндерелгән.Урман янгыннарын сүндерүдә 3276 кеше һәм 1018 берәмлек техника катнашкан. Янгыннарны зурга җибәрмичә сүндерү эффективлыгы 83% тәшкил иткән. Ягъни,160 урман янгыныңың 133е беренче көнне үк бетерелгән. Урман янгыннарын сүндерү чыгымнары 6 миллион сумга җиткән. Сонгы бер ел эчендә төбәкнең урман хуҗалыгы техника паркы сизелерлек яңартылды. Янгынга каршы көрәштә яңа техника зур ярдәм булыр дип көтелә.

Урман янгыннарының 90 проценты кешеләрнең ут белән саксыз эш итүенә бәйле. Шуңа күрә саксыз һәм хәвефле гамәлләр эшләмик. Туган ягыбызның табигатен башка өлкәдән килеп кайгыртмаслар. Хуҗа булгач аңлы хуҗалык итик.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Kar-erep-bet-g-yanginnar-bashlana-230317/
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: